Эльмира Сөләйманова: "70 мең кредит алып туй ясадык" (ИНТЕРВЬЮ)

Яратам мин Эльмираны. Гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы белән мине генә түгел, күп тамашачыны җәлеп итә, үзенә тарта ул. Аның турында күбрәк белергә, гаиләсе, тормышы белән танышырга теләп, очрашуга дәштем үзен. Бүген кунак бүлмәсендә – Эльмира Сөләйманова.

 – Эльмира, сине татар эстрадасының иң моңлы җырчыларның берсе диләр. Җыр-моңга сәләт кайдан килгән сиңа?

– Иң моңлы җырчы дип, моңлы җырчылар күп инде ул. Әнием бик матур җырлый, әти ягыннан да җырга сәләтле кешеләр бар. Мин Чаллыда тудым. Бүгенге көндә дә шушында яшим. Әмма бөтен каникулларым Аксубай районы Иске Ибрай авылында узды. 25 майны түземсезлек белән көтә идем. И-и, шул ук көнне чаба идем инде әби белән бабай янына. Хәзер алар булмагач, сирәк кайтыла. Шулай да бер матур традиция кереп китте бит әле. Һәр елны 1 май бәйрәменә кайтып, концерт куям.

– Балачакта һәммәбез әллә кемнәр булырга хыяллана. Син кем булырга теләдең? Гомумән, сабый вакытың ничек узды?

– Балачактан җырчы буласым килгән иде. 7 нче сыйныфта укыганда музыка мәктәбенә кердем. Баян классында биш ел укыдым. Мәктәптә дә гел җырлап йөрдем, конкурсларда катнаштым. Әмма бер генә тапкыр да җиңү яуламадым. Арттан этүчең булмаса, бу тормышта үзеңә күтәрелү бик авыр икән. Елап кайтып китә идем. Әле дә исемдә, әни соңгы акчасына күлмәк тектергән иде. Яңа күлмәк тә кигәч, җиңәрмен дип өметләнгән идем.

Балачагым бик авыр узды. Әтисез үскән балалар мине аңлар. Әни төнгедә эштә. Ул башта металл кою заводында эшләде. Соңрак диспетчер булды. Хәзер поликлиникада регистратурада утыра. Энемне мин карап үстердем. Ипигә акча булмаган чаклар гел искә төшә. Менә әле дә хәтергә алган саен күз яшьләренә буылам. Ярты кило печенье алыр өчен энем белән шешә җыеп тапшыра идек. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга Мәдәният-сәнгать институтына килдем. Керә алмадым. Кая барырга? Күземә сәүдә училищесы дигән язу чалынды. Шунда кереп, кассир һөнәрен үзләштердем. Училищены тәмамлагач, Икътисад, идарә һәм хокук институтына укырга кердем. Бер ел гына укып калдым. Түләргә акча булмагач, ташларга туры килде. Ун ел буе кибеттә эшләдем. Балачак, мәктәп елларында шатлыклы көннәргә караганда, караңгылары күп булды.

- Шоу-бизнес өлкәсенә ничек килеп кердең?

– 2005 елда Чаллыда “Йолдызлар фабрикасы”ның зона конкурсы үтте. Дәниф Шәрәфетдинов мине этә-төртә шунда җибәрде. Ул миңа ышанды. “Бар, катнаш, узасың”, – диде. Аңа рәхмәтем чиксез. Катнаштым, күреп алдылар. “Барс-медиа” ширкәте белән контракт төзелде. Бу вакытта кибеттә эшли идем. Кибеттән концертка чабам. Кызлар мине алыштыралар иде. Концерттан соң төнге сменага кабат эшкә. Эстрада сукмагыннан китүемдә Әлфинә Әзһәмованың да өлеше бар. Ул мине үз концертларына чакырды, халыкка күрсәтте.

– Эльмира, бүгенге заман өчен бик яшьли ир белән яши башлагансың бугай?

– Әйе. “Күрдем дә үлдем дә” дип җырларда гына җырлана дип уйлый идем. Бар икән ул. 2002 елда таныштык. Кибеттә кассир булып эшли идем. Мин ул егетне озак ошатып йөрдем. Ул көн саен керә дә ярты ак ипи белән “Ряба” майонезы ала. Минем дус кызым аның якын дусты белән йөри иде. Миңа ошаганны белгәч таныштырды. Бергә яши дә башладык. Миңа – 20, аңа 21 яшь иде. Туйга кадәр дүрт ел яшәдек. Балага узганны белгәч, туй ясадык. Икебезнең дә әтиләребез юк. Мин укырга кергәнче үк әти безне ташлап китте. Ирем әтисен белми дә. Әниләр тиенгә эшләп йөри. Утырып сөйләштек тә, 70 мең кредит алып туй ясадык. Туйга 76 мең сум акча җыелды. Икенче көнне үк банкка барып, әҗәтне капладык. Калган акчага радио-телефон алдык. Безнең тормыш менә шулай башланды.

– Белүемчә, ирең рус милләтеннән. Кызын башка милләт кешесенә кияүгә бирергә әниең каршы булмадымы?

– Булмаган кая! “Никах укытыгыз!” – диде. Укыттык. Ике балабыз бар. Кызым Дианага – 8 яшь, улым Артемга 8 ай. Ике балама да мулла исем кушты. Улымны күптән түгел сөннәткә утырттык.

– Татар кызын килен буларак каенана ничек кабул итте?

– Килен булып төшкәндә Дима әнисе белән ике бүлмәле фатирда яши иде. Дүрт ел бер түбә астында яшәдек. Балага узгач кына аерылып чыктык – ипотекага дүрт бүлмәле фатир алдык. Аннан тагын бергә торып алдык. Әмма аерым көн күрергә кирәк икән. Үзебезнең фатирга түләп бетердек инде, Аллага шөкер. Менә, ике ел элек бурычка бата-чума каенанага да ипотекага фатир алдык.

- Ирең кайсы өлкә кешесе?

– “Таттелеком” оешмасында инженер булып эшли. Танышканда татарча аңламый иде. Ә хәзер кызым белән мин татарча сөйләшкәч, аңлый башлады. Җырга сәләте юк, колагына аю баскан.

– Эльмира, яңа концерт программаң белән башкалага килергә җыенасың бугай?

– Әйе, Алла бирса, 7 апрель көнне Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга исәп. Кунак буларак Фән Вәлиәхмәтовны чакырдым. Мин аны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Бик шәп биюче алып киләм. Әле андый биючене тамашачының күргәне юк. Моңсу җырлар җырласам да, юмор яратам. Шуңа күрә, концертымның 80 проценты юмордан торачак.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.03.2015 09:27:24

Беркемгэдэ тормыш жинел бирелми.Язма бик уйландырды.

16.03.2015 09:03:50

Менә нигә моңлы икәнсең син Эльмира. Нужаны күп күргәнсең. Уңышлар сиңа, тигез гомер итегез.Җырлавыңны бик яратам. Алга таба да җырларың белән безне куандыр.

Последние комментарии