Эльмира Сөләйманова икенче тапкыр әни булды

18 июньдә җырчы Эльмира Сөйләманова гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Икенче балалары дөньяга аваз салды. Ир бала!

Сабыйның авырлыгы 3126 гр., буе 52 см. Икесенең дә хәлләре яхшы. Бу турыда Эльмира "Яр Чаллы Татар радиосы"нда эшләүче якын дусты, ди-джей Ленизага хәбәр иткән.

Малайның акыллы, тәүфыйклы, сау-сәламәт булып үсүен теләп калабыз. Котлыйбыз!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
20.06.2014 18:22:27

Татарстан өчен моннан да зур яңалык юктыр инде. Булгач булгач бала тудыру йортында туган барлык балаларны да күрсәтергә иде, нигә кеше араларга. Җырчы дигәч тә, алар хәзер сәхнәдә йөзләгән, гел шулар турында гына хәбәр язып торыйк мени. Бала тапкан эшче дә, хезмәткәр дә, авыл хатыны да хөрмәткә лаек, минемчә. Мондый хәбәрегез белән күпләрнең хәтерен калдырасыз.

Последние комментарии