Элвин Грей һәм Динә Гарипова Мәскәүдә «Татар җыры» гала-концертында катнашачак

11 ноябрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда "Татар җыры" халыкара музыка фестиваленең гала-концерты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илнең төп сәхнәсендә Elvin Grey, Динә Гарипова, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Филүс Каһиров, Иркә, Ришат Төхвәтуллин, Ландыш Нигъмәтҗанова чыгыш ясаячак, дип яза Татар-информ.
 
"Татар җыры" милли премиясе ел саен үткәрелә. Иң яхшы җырчылар исеме өчен лаеклы башкаручылар да, яшь талантлар да көч сынаша. 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии