Элвин Грей журналистлар сорауларына җавап бирә

Бүген 14.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында «ElvinGrey» музыкаль лейблын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада продюсер Александр Слюсаренко, җырчы, лейблның продюсерларыннан берсе Радик Юльякшин (Элвин Грей), лейблның башкаручы директоры Семен Прошко, лейблның юристы Анна Попова катнаша.
 
Сорауларны онлайн-видеога комментарийларда яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.
 
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляцияне карап булачак.
 
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии