Элвин Грейның хыялы тормышка аша

«Дуслык күпере» фестивале Элвин Грейның хыялын тормышка ашырган. Ул Башкортстанда яшәгәндә, күрше республикага барып, татар телен өйрәнеп, анда чыгышлар ясарга һәм ике халыкны берләштергән фестиваль турында хыялланган. Бу хакта ул «Дуслык күпере» фестивале буенча матбугат конференциясендә әйтте.
Элвин Грей әлеге фестиваль концертларында икенче ел рәттән катнаша. Ул фестивальнең Казандагы һәм Уфадагы концертларында чыгыш ясаячак, дип яза Татар-информ.
 
"Мондый фестиваль кирәк. Быел да чакыру алгач, күңелгә бик рәхәт булып китте. Фестиваль концертларының чит илләрдә булу планы бик әйбәт. Алдагы 10, 20 елда бу фестивальдә катнашырмын дип уйлыйм", - диде ул.
 
Популяр җырчы фестивальнең Казандагы һәм Уфадагы концертларында татар һәм башкорт телләрендә җырлаячак. «Артистлар күп. Ике-өч җырдан артык җырлап булмас», - диде ул журналистларга.
 
Сорауларга җавап биреп, киләчәктә Элвин Грей татар, башкорт, рус һәм инглиз телләрендә генә түгел, башка күп төрле телләрдә җырларга өйрәнәчәген әйтте.
 
«Дуслык күпере» фестивале концертлары Казанда башланып китә. Беренче концерт “Пирамида” сәхнәсендә 13 апрельдә була. 29 апрельдә Уфа шәһәрендә “Башкортстан” дәүләт концертлар залында төгәлләнә. Фестиваль 16 концерттан торачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183260/

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии