Элвин Грейның төркеме моң төшенчәсен Россия эстрадасында танытырга тели

Татар-башкорт эстрадасының күренекле җырчысы Радик Юльякшинның продюсеры татарга гына хас милли мелизм, моң төшенчәсен рус эстрадасында танытырга тели. Бу хакта бүген “Татар-информ”да “Элвин Грей” лейблын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.
“Безнең Россия эстрадасы белән эшләү тәҗрибәсе дә бар. Төп максатыбыз – татарга хас мелизм, моң төшенчәсен Россия эстрадасына да чыгару. Чөнки бик матур тавышлар, сәләтле яшьләр бар.
 
Татар-башкорт эстрадасында талантлы башкаручылар бик күп. Безнең максатыбыз - сәләтле яшь башкаручыларны табып, аларга сәхнәгә чыгарга ярдәм итү. Аларның барысы да, нигездә, ике-өч телдә – татар, башкорт, рус телләрендә җырлаячак”, - диде Слюсаренко.
 
 Элвин Грей командасында махсус лейбл булдыру идеясе ун еллап элек туган, дип яза Татар-информ. “Элвин Грей” лейблының башкарма директоры сүзләренчә, лейблның асылы – сәхнәгә чыгарга теләгән сәләтле яшь башкаручыларга мөмкинлек бирү.
 
“Соңгы ике елда Радик 650гә якын концерт куйды. Аны ун меңнән артык тамашачы карады. Бу – аның иҗатына ихтыяҗ бар дигән сүз. Яшь башкаручыларны сәхнәгә чыгаруда аның тәҗрибәсе дә, күрү осталыгы да бар”, - диде "Элвин Грей" лейблының башкарма директоры Семен Прошко. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии