Элвин Грейның йөргән кызы: "Без аерылышканда ул елады..."

Радик Юлъякшинның йөргән кызы: "Без аерылышканда ул елады..."Фото: "Интертат" Алинә Галимова Радикның йөргән кызы ролендә дүрт ел булган. Ничек микән ул Радик Юлъякшинның йөргән кызы булу? Алар ничек танышкан һәм ничек аерылышкан?
- 2011 елның 1 июлендә Башкортстанда таныштык. Яшьләр көне иде дип хәтерлим. Радик ул елларда танылган җырчы түгел иде әле, мин дә аның үзен һәм җырларын белми идем. Бәйрәм булгач, бер урында басып тормадым, билгеле, рәхәтләнеп биедем. Һәм бер мизгелдә безнең карашларыбыз очрашты. Мин апам белән идем. Радикның чыгышы тәмамлангач, барысы да автограф алырга киттеләр. Миңа исә барыбер иде, ләкин Радик үзе миңа телефон номерын бирде. Ул: “Концерттан соң очрашыйкчы”, - диде. Мин аны көтеп тормадым, кайттым да киттем, - дип сөйли ул "Интертат" хәбәрчесенә..
 
Якынча өч ел дуслашып йөргәннәр.
 
- Беләсеңме, нәрсә әйтәсем килә: ул беркайчан да миңа бәйләнмәде. Хәтта беренче үбешкәндә дә рөхсәт сорап үпте. Мин, 18 яшь тулгач, Мәскәүгә күчендем. Без көн саен очраша идек. Һәм бер көнне мин аннан: “Мин сиңа кем?” – дип сорадым. Ул: “Син - минем йөргән кызым”, - диде. Шунда гына безнең йөрүебезне аңладым.
 
- Радик, популярлык казангач, үзгәрдеме?
- Әлбәттә, үзгәрде. Мәсәлән, аңа “Син - йолдыз” дисәләр, моның белән әллә ни килешеп бетми иде, ә популярлыгы арткач, моның белән килешә башлады. “Йолдызлык” чире аңа кагылды. Бу үзгәрешләрне сизү авыр булмады, чөнки мин Радикны беркем дә булмаган чагында ук белә идем. Ассызыклап әйтәсем килә: аның күзләре, карашы үзгәрде. Без танышканда аларда нур бар иде, ә соңыннан алар буш булды.

- Сиңа карата мөнәсәбәте үзгәрдеме?
- Әйе. Мәсәлән, ул мине кочаклый иде," матурым" дип эндәшә иде, һәм бер-ике секунд үткәч: “Нигә мине кочаклыйсың?” - дип этәргә мөмкин иде. Кайвакыт мин аны аңлап бетерми идем. Аның миңа тавыш күтәргәне юк иде, ә йолдыз булгач, сүгенепләр "берәр кайда җибәрә" ала иде.

- Аерылышуыгыз ничек булды?
- “Безгә аерылышырга кирәктер, әйеме?” – дигән сорау барлыкка килде. Радик өчен карьера төзү беренче урынга басты. Аерылышасым килми иде, ләкин башка чарабыз калмады. Без аерылышканда ул елады...

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии