Эльвира Хамматова иреннән ник аерылган?
- Эльвира, ирең белән 4 ел яшәгәч аерылыштыгыз. Сәбәбе нидә? Гадәттә, ир белән хатын яшь аермабыз зур, холыкларыбыз, тормышка карашларыбыз төрле яисә арада мәхәббәт юк, дип аерылыша.
- Боларның берсе дә безгә туры килми, чөнки яшь аермасы комачау итмәде, холыкларыбыз туры килде, аңлашып яшәдек, ә инде мәхәббәт булмаса, мин аңа кияүгә чыгар идем микән?
- Кеше эшендә зур дәрәҗәләргә ирешсә, үзгәрә, "бозыла" диләр. Синең дә ирең яхшы урында эшләде бит, сәбәбе шул түгел микән?
- Чыннан да, кешене акча боза, диләр. Ләкин, минемчә, кеше кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, ул һәрвакыт кеше булып калырга тиеш.
- Әгәр ул яңадан кушылырга теләп, яныңа килсә, кабул итәсеңме?
- Хатын-кызның бер тапкыр күңеле кайтса, ул яңадан кабул итә алмый. Горурлык хисе булган теләсә кайсы хатын-кыз 70 төрле уйлап тормый, бер киселгән икмәк кире ябышмый. Бала хакына дип, гомер буе интегеп яшәргә дә кирәкми, икебезнең дә бәхетле булырга хакы бар.
- Аерылышуны авыр кичердеңме?
- Ул минем янып-көеп концертка әзерләнеп йөргән чагыма туры килде. Әгәр мин бу хакта уйласам, югалып калсам, концертым бөтенләй өзелгән булыр иде. Мин йолдызлыгым буенча кучкар, ә кучкарлар - көчле рухлы кешеләр. Моңа кадәр йолдызнамәләргә ышанмый идем. Аллага шөкер, шул концертым аркасындамы барысын да тыныч кичердем.
- "Рәхмәт сиңа" җырын аңа багышлап башкарасыңмы?
- Бу җырны юкка гына сайламадым. Аңа хәтта клип та төшерелде. Җырның сүзләре, темасы минем тормышыма туры килә.
- 2,4 яшьлек улың Солтан балалар бакчасына китте. Ялгызыңа авыр түгелме?
- Әлегә җитешәм, өлгереп булмаганда әни ярдәм итә.
Чыганак: Интертат.ру
Комментарии