Энҗе Шаймурзина якын кешесе белән аерылышкан

Соңгы арада җырчы Энҗе Шәймурзинаның “Үз бәхетемне табармын” дигән җырын радиодан туктаусыз әйләндерәләр. Анда әйтерсең Энҗенең үз күңел халәте чагыла. "Бу чыннан да шулай. Авторлары шушы җырны тәкъдим иткәч, анда үземнең тормышны күрдем. Әйтерсең кушып яздырганмын. Җыр күңелемә бик тә ошады. 2012 ел минем өчен шактый авыр булды. Күңелем җәрәхәтләр кичерде. Әле яралар төзәлеп кенә килә", ди Энҗе.


"Ярый әле алга таба яшәргә көч биреп торучы якын кешеләрем бар. Чыннан да, ел бик авыр булды. Әмма вакыт барысын да төзәтер дип ышанам. 

Артур белән өч ел очрашып йөрдек, 5,5 ел бергә яшәдек. 10 елга якын гел янәшә идек дип әйтергә була. Бөтен вакытымны бары тик аның белән үткәрдем. Аерылышу бик авыр булды. Моны үзем генә беләм. Әмма зар елап утырып булмый. 

Хәзер күңелем буш түгел. Альберт исемле егет белән очрашам. Танышырга теләүчеләр күп булды. Интернеттан да гел яздылар. Әмма хәзер ышанырга да куркыта. Берара, гомумән, танышу тәкъдимнәрен күралмас дәрәҗәгә җиткән идем", дип белдергән Энҗе "Ирек мәйданы" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.02.2013 10:08:41

Барысыда на материальной почве

13.12.2012 10:13:24

язылышканнар иде алар. туйлап...
дустым. минем дэ баштан утте. вакыт тозэтэ яраларны. янында сине сойгэн кешен бар...

12.12.2012 21:02:45

Сразу язылышып яшэп киту кирэк,топ хата шунда.Болай алар узлэрен ойлэнмэгэн егет кебек хис итэ.

12.12.2012 18:03:42

Нишлисен,тормыш булгач барсы да була...
Кавышулар булмас иде,аерылышулар булмаса..

Последние комментарии