Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрова истәлегенә билборд урнаштырган (ФОТО)

Җырчы Әнвәр Нургалиев һәлак булган туганы турында истәлекне гадәти булмаган ысул белән мәңгеләштергән. Юл – транспорт һәлакәтендә һәлак булган блогер, Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова хөрмәтенә Башкортстанның Чишмә бистәсендә баннер куелган. Бу хакта Әнвәр социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Билбордта Сәфәрованың «Диана туганым, син безнең һәрберебезнең йөрәгендә калачаксың» дигән текст белән фото куелган.
 
- Аның хөрмәтенә баннер урнаштырдык. Ул авылны бизәсен, - дигән җырчы.
 
Нургалиев баннерны урнаштыруга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен белдергән.
 
Исегезгә төшерәбез, 33 яшьлек Диана Сәфәрова 9 майга каршы төндә Башкортстанның Чишмә бистәсендә һәлак булды. Ул идарә иткән Honda Civic машинасы коймага килеп бәрелгән. Хатын-кыз вакыйга урынында үлгән. Аның өч баласы калды: 5 яшьлек игезәк улы һәм 7 яшьлек кызы. Аларны дәү әниләре белән бабалары тәрбиягә алачак. 
 
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза Шәһри Казан
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии