Әнвәр Нургалиев хастаханәгә эләккән (ФОТО)

Татар эстрадасының Стас Михайловы Әнвәр Нургалиев хастаханәдә дәвалана. Юк, дуслар, борчылырга кирәкми, җырчы белән бар да яхшы. Әнвәргә бераз салкын гына тигән.
Хастаханәдә җырчыны укол һәм дарулардан бигрәк якты йөз белән дәвалаганнар. «Уколларга караганда шәфкать туташлары һәм табибларның җылы сүзләре, якты йөзләре ныграк булышты. Янәшәдә яхшы кешеләр булса, барысы да яхшы була», — дип язып куйган Әнвәр үзенең Инстаграм профилендә.
 
 
Гастрольләр дип сәламәтлек турында онытырга ярамый, дип яза tmtv-online. Хисле җырчының тизрәк терелүен һәм авырмавын телибез!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии