Әсхәт Дөбер-Шатр кызына шәп сюрприз ясаган!

Әсхәт Дөбер-Шатр 14 яшь тулу хөрмәтенә кызы Ләйсәнне көтелмәгән бүләк белән сөендергән. Бу сюрпризга Ләйсән генә түгел, дус кызлары да бик шатланган!

- Кызым туган көненә дус кызларын чакырды. Җыелышып шәһәр үзәгенә барырга теләүләрен белдергәч, үзләренә әйтмичә генә лимузин чакырттым. Тәрәзәсенә "Туган көнең белән, Ләйсән" дигән язу да яздырдым. Кызларга "хәзер сезне алырга машина килә" дигәч, "сыярбызмы соң?" дип сөйләнделәр. Ә ап-ак лимузин килеп туктагач, сөенечләре эчләренә сыймады. Машина эчендә яшелчә-җимеш һәм башка ризыклар бар иде. Фотога төшеп, 3 сәгать йөреп кайттылар, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Әсхәт. Әмма сюрпризлар моның белән генә бетмәгән әле. Ләйсәннең рәсем ясауга мәхәббәтен күздә тотып, әти-әнисе аңа графиклы планшет бүләк иткән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии