Әсхәт яңа альбомын флешкада чыгарган

Информацион технологияләр заманында яшибез. Хәзер күпләрнең машинасында диск укый торган магнитола юк, барысы да диярлек флешкага көйләнгән. Әсхәт тә замана белән бер аяктан атлап, яңа альбомын флешкада чыгарган.

"Үзем Инфинити qx70тә җилдерәм. Үзем теләгән музыканы тыңлар өчен шактый интектем. Шуңа күрә үзем кебекләрне шатландырырга булдым һәм яңа альбомны флешкада чыгардым. Аның үлчәме бик кечкенә – банк картасы формасында. Уртасына баскач, флешка чыга. Күләме – 4 Гб. Анда минем репертуардагы барлык җырлар урын алды. Шулай ук видеоклиплар, чыгышлар, үземнең төп эшем – тренерлык турында да аңлатып язылган. Әлеге альбом компьютерда, телевизорда да ачыла", дип белдергән Әсхәт "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии