«Эссе» төркеме таркалмый!

"Эссе" төркеме солисты Нияз Вәлиев үзе генә җырлый башлагач, халык "әллә "Эссе" төркеме таркалганмы?" дип төркемнең язмышы белән кызыксына башлады. Әмма егетләр бу имеш-мимешләрнең хак булмавын, киресенчә, якын арада яңа җырлар яздырырга җыенуларын белдерде.

- 10 октябрьдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә татарлар очрашуы булачак. Без - Казаннан берничә җырчы җыелышып, шунда катнашырга барачакбыз. Анда 140лап кеше булыр дип көтелә, – диде "Эссе" егете Айрат Ильясов. Билгеле булганча, Айрат 1 сентябрьдән "Татар радиосы"нда "Хәерле иртә, Австралия!" тапшыруын алып бара башлады. Анда җырчы радио тыңлаучылар белән билгеле бер темага аралашып, фикер алыша. "Яңа эшем үземә ошый, мин канәгать", – ди ул. Моннан тыш, "Эссе" егетләре төрле мәҗлесләр дә алып бара. Хәзерге вакытта алар Яңа ел корпоративларына кызыклы, мавыктыргыч программа әзерләү белән мәшгуль.

Соңгы арада Айрат Ильясов ябыгу максаты белән дөрес туклану, спортзалга йөрү, йөзү белән шөгыльләнә башлаган. "Хәзер теләсә нәрсә ашамыйм, макарон, кыздырылган тавык кебек майлы ризыклардан баш тарттым. Күбрәк карабодай, балык ашыйм. Майонез белән болгатылган салатларны, ипи, камыр ризыклары ашамыйм. Нәтиҗәсе күренә башлады: 3 атнада 7 килога ябыктым", – дип сөйләде Айрат Ильясов Intertat.ru хәбәрчесенә.

Билгеле булганча, Айратның тормыш иптәше, җырчы Ләйсән Сөнәгәтова "Казан" милли-мәдәни үзәгендә эшли. Әлегә ул 2 яшьлек кызлары Ильвина белән декрет ялында. Олы кызлары Ралина быел беренче сыйныфка укырга кергән. Айраттан, ни өчен Ләйсән белән дуэт башкармыйсыз, хәзер ирле-хатынлы дуэтлар "мода"да", дип сорагач, "Безнең башкалар кебек буласыбыз килми, шуңа аерым җырлыйбыз", – диде җырчы.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии