Facebookны уйлап чыгаручы Марк Цукерберг өйләнгән (ФОТО)
Туй турында алдан берәү дә белмәгән. Соңыннан гына Марк “Фейсбук”тагы битендә статусын алыштырып куя. Марк Цукерберг дөньядагы иң яшь миллиардерларның берсе. Ә хатынлыкка кемне алган?
Кәләш – 27 яшьлек Присцилла Чан. Яшь пар әле Гарвардта укыган елларда ук танышкан һәм 9 ел очрашып йөргәннәр. Маркның үзенә 28 яшь.
Бүген Марк Цукерберг уйлап чыгарган “Фейсбук” челтәрендә 845 миллион кеше теркәлгән.
Фото facebook.com/zuck
Комментарии