Фаер-шоу күрсәтүче 16 яшьлек кызның битенә ут капкан (ВИДЕО)

Балаларны яклау көне уңаеннан Тверь шәһәрендә узган бәйрәмдә 16 яшьлек Полина Дружинина утлы шарлар белән тамаша күрсәтергә була. Әмма чыгыш вакытында кызның битенә ут каба. Полина битен куллары белән каплап утны сүндерергә уйлый, әмма ут аның чәченә, кулларына күчә.

Әлеге вакыйганың нәтиҗәсе тагын да үкенечлерәк булырга мөмкин иде. Чөнки Полина бите яна башлау белән утлы шарларын тамашачыларга таба ыргыта. Ә анда бик күп бала-чага була. Бәхеткә беркем дә зыян күрми. Полинага ярдәмгә бер егет килеп, үзенең өс киеме белән утны сүндерә. Боларның барсын да бер тамашачы ВИДЕОга төшереп торган. 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии