Фәдис Ганиев: "Улым миңа ниндидер изгелек кылганым өчен җибәрелгән"

- Мин – дөньяда иң бәхетле кеше. Беренчедән, яраткан хатыным бар. Бер-беребезне ихтирам итеп яшибез. Инде нәсел-нәсәп дәвамчысы бетте дигәндә, улым туды. Тормышымдагы бу яңалык мине тагы да яшәртте, канатларымны ныгытты, җиң сызганып эшләргә этәргеч көч бирде.

Минем тормыш, бүтән кешеләрнеке белән чагыштырганда, гадәти түгел. 3 тапкыр гаилә кордым һәм өчесендә дә малны кашыктан башлап җыярга туры килде. Лилия белән авырлыклар кичердек - башта кеше фатирында яшәдек. Әле бит безнең яшь аермасы зур. Япь-яшь Лилия шундый шартларга риза булып яшәгәч, ул вакытта ук анда миңа карата матур хисләр булгандыр, дим. 

Лилия белән очрашканнан соң, иҗат яңача сулыш алды. Бер-береңне аңлап эшләгәндә, парлап иҗат итү күпкә рәхәтрәк.
Иллегә якынлашып килгәндә әти булуны күпләр хупламый. Саный башлыйлар: ул бала мәктәп беткәндә, сиңа фәлән яшь була, янәсе. Әмма шәхсән үземнем хисапчы, икътисадчы булып, калькуляторда бер нәрсә дә санап утырасым килми. Ходай язмаса, гомерең кыска булса, егермедә тапкан балаңның да үстерә алмыйчаксың.

Беренче балам – Лиана кызыма беренче февраль көнне 26 яшь тулды. 2,5 яшькә кадәр без бергә булдык. Мин өйдә булсам, алдымнан төшми дә иде. Лиана ул вакытларны, әлбәттә, хәтерләми. Әмма ул бәйләнеш югалды һәм әлегә кадәр җайланып китә алмый. Кызганычка каршы, кызымны үзем үстерә алмадым. Монда: “Син гаепле”, “Ул гаепле” дип утыру дөрес түгел. Кем гаепле икәнен Аллаһы Тәгалә хәл итәр... 

Без бит ике тамырдан барлыкка килгәнбез. Бер тамыр – ул әти, икенчесе – әни. Бер тамыр белән генә үсүе авыр, берсе белән дә бәйләнешне өзәргә ярамый. Аллага шөкер, Гөлназны шулай үстерә алдык. Әтисе һәм аның барлык туганнары белән туганлык җепләрен өзми үсте. Ул яктан Гөлназ бәхетле. Әгәр дә ул җепләрне өздергән булсам, ул бала бүген миңа карата шундый җылы мөнәсәбәттә булыр иде микән? Кәримнең туу – ул Гөлназны нык яратканга, аны бәхетле итү теләгенең көчле булуы өчен Аллаһы Тәгалә бүләгедер дим. Улым миңа ниндидер изгелек кылганым өчен җибәрелгән, мин моны сизеп торам.

Рөстәмнең әти-әниләре белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы. Лилиягә алар – кызым, ә миңа – кияү дип дәшә. Әлбәттә, тәүдә аларда ниндидер шик булды. Чөнки Гөлназ бәләкәй чагында аларда үскән, аларда тәрбияләнгән бала. Монда курку хисе булмагандыр дип әйтә алмыйм. Алар үз сабые өчен борчылды. Әмма бу борчу тиз арада җилгә очты. Аллага шөкер, аңлашып яшәдек һәм әле дә аңлашып яшибез.
Рөстәм белән дә дустанә мөнәсәбәттә без. Кабатлап әйтәм, Гөлназга рәхәт. Хәзер иҗатта үзенең карьерасын башлап җибәрде. Бу өлкәдә киңәшләшергә әнисеннән тыш, аның ике әтисе бар, дип белдергән Фәдис Ганиев "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии