Фәнил Вакказов: “Өйләнешер өчен майдан да яхшырак ай юк!”

Күп кенә яшьләр май аенда өйләнешсәң, гомер буе газапланып яшисең дигән ырымга ышана. Әмма танылган тамада Фәнил Вакказов моның белән килешми.

Өйләнешү — кеше гомерендә була торган иң истәлекле вакыйгаларның берсе. Әмма май аенда бергә булырга теләк белдереп гариза бирүчеләр саны бик сирәк. Чөнки бу ай белән бәйле ырымнарга, күрәзәләргә ышану киң таралган. Әйтик, май аенда өйләнешсәң, гомер буе газапланып яшисең дигән ырымга яшьләр күбрәк ышана бугай.

Әмма танылган тамада һәм алып баручы Фәнил Вакказов моның белән килешми. “Майда өйләнсәң - бәхетсез буласың", дигән әйберне кем уйлап тапкан икән, шуны бер күрәсе иде... Өйләнер өчен майдан да яхшырак ай юк дип уйлыйм. Бик күп кешене өйләндердем майда, рәхәтләнеп яшәп яталар. Куркып тормагыз, Ходайдан вакыты җитсә, өйләнегез! Вот шул!”, ди Фәнил Вакказов.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
17.12.2012 10:32:09

ээээ. анлашылды))))))
ник майда икэне. менэ декабрь башында малае туган

10.05.2012 11:34:27

Юраган юш килэ дилэр. нэрсэгэ өмет итәсең шул була. май туй өчен менә дигән вакыт. артык эссе дэ тугел, ЗАГСларда да аның кадәр үк чират юк. фотога төшәм дисәң - алмагачы, чиясе, шомырты атып утыра!

08.05.2012 10:14:36

Тамадалар эшсез калган ахыры майда

05.05.2012 23:50:16

Майда өйләнгән татарларның эшләре, тормышлары майлагандай бара. Урысларда гына ул "Женишься в мае, будеш всю жизнь маяться" диләр. Бездә маяться дигән сүз юк, аппакларым.Ә менә кияү белән кәләшкә май каптыру йоласы бар. Май татарлар өчен самай өйләнә торган вакыт

Последние комментарии