Фәнис Җиһанша җырлый башлаган (ИНТЕРВЬЮ)

Фәнис Җиһаншаның социаль челтәрдәге битендә эстрадабызның танылган җырчысы Алинә Шәрипҗанова белән берлектә яздырган җыры дөнья күрде. “Яратам -яратма” дигән аудиоязма Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистының беренче җыры. Фәнис Җиһанша әллә эстрадага күчкәнме? Бу һәм башка сорауларга Фәнис үзе җавап биргән.

- Театр артистында җыр яздыру теләге ничек туды?

- “Барс-Медиа” компаниясенең идеясы бу. Театр артистларын профессиональ жырчылар белән жырлатып карауны алар тәкъдим итте. Әсхәт Хисматов та , Исламия Мәхмутова да , сайланып алган берничә кеше - барыбыз да жырлап карадык. Миңа бу сынауга ризалашуы авыррак булды, чөнки театрда мин жырлый белми торган артистлар категориясенә керә идем. Ә аларга нәкъ менә шундый “җырлый белми торган артистлар” кирәк булган. Иң элек студиядә тавышны тыңлап карадылар һәм ни гажәп, мине ошаттылар.

- Ни өчен театрда сезнең тавышны ишетмәгәннәр соң? Бу бәлкем сезне мөһим рольләрдән мәхрүм иткәндер?

- Аның өчен беренче чиратта моң кирәк бит! Хәлил, Булатлардан мәхрүм калдым инде, әйе(көлә) Аның каравы драматик ролләрдә үземне судагы балык кебек хис итә идем. Шундыйлардан М.Гыйләҗев әсәрендәге Габдулланы, И.Франконың "Урланган бәхет" драмасындагы Гурман ролләрен атарга була.

- Җырны кем тәкъдим итте, гомумән, җыр яздыру, тавышны көйләү авыр булдымы?

- Җырны үзем сайладым.Тамашачыга да тәкъим итәрлекме – сәхнәдә дә тикшереп карадылар. Бик тә дулкынландыргыч булды. Үз-үзеңә ышанмаган килеш сәхнәгә чыгып бас инде. Иң авыры кушымтаны жырлаганда булды.Алинәнең тональностенә күчүе иң катлаулысы булды. Ә бер урында тавышка ярашуы авыр булгач Алинә сүзләрен шигырь итеп кенә сөйләргә тәкъдим итте. Бу алым хәтта уңышлы да килеп чыкты.

- Ә ни өчен Алинә?

- Үзем Алинә белән җырлыйм дип әйттем. Аның иҗатын хөрмәт итәм. Ул чын профессионал – русча да, инглизчә дә оста җырлый. Күп белә. Мин аңа киләчәк иҗатында да зурдан-зур уңышларга ирешүен, зур үрләр яулавын телим.

- Эстрадага карашыгыз нинди?

- Бүгенге көндә татар эстрадасында 600 җырчы. Кемнеңдер йолдыз буласы килә, кемдер үз язмышын табарга тели, ә кемдер тормыш итү өчен эшли. Ә чынлыкта исә халык күңеленә үтеп керүе авыр. Бик авыр. Җыр чын, ихлас булырга тиеш. Ә ул шигырьнең эчтәлегеннән, көйнең шәплегеннән, җырчының зәвыклыгыннан, профессионализмннан тора. Кыскасы, җыр бар яктан да 100 процентка килергә тиеш. Шундый җитди башкаручылардан мин Салаватны, Хәмдүнә апаны, Зәйнәп Фәрхетдинованы атар идем. Ә ретро- җырчыларга килгәндә, шәхсән үзем Рәшит ВаҺапов, Хәйдәр Бигичев җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм.

- Әгәр бүгенге көндә театр белән эстрада арасында сайлау мөмкинлеге булса, кайсы юлдан китер идегез?

- Уйлап та торасы юк. Әлбәттә театрны сайлар идем. Чөнки театр ул бер зур гаилә. Анда беркайчан да бер-берсен ташламыйлар, һәрвакыт бердәм. Авыр минутларда ярдәм кулын сузалар. Безнең труппа ул үзе бер зур гаилә. Тыгыз элемтәдә торган гаиләне бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Бөтен өлкәләрдә дә үземне сынап карадым. Радиода тапшырулар да алып бардым, ТНВ каналында сынадым ("Син минеке, мин синеке" тапшыруын башлап җибәрүче). Күңелгә иң якыны булып, баребер театр кала.

- Киләчәктә тагын жыр яздыру теләге бармы?

- Кызык өчен генә булса да яздырырга була инде.Тик үзем генә җырламыйм, булса да ул дуэт булачак. Дуэт башкару теләге зур. Булачак!

- Кем белән дуэт башкарыр идегез?

- Кем белән икәнен әлегә әйтмим. Сер булып калсын...

"Күңел радиосы"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.11.2013 18:32:07

жырласын булдыра алгач!!!!!!!!!!!!!!

09.11.2013 00:36:47

Син генэ житмисен сэхнэгэ Фэнис.Барып чыкты татар эстрадасы.

Последние комментарии