Фәнис Җиһаншин халыктан ярдәм көтә

Камал театры артисты, Россия буенча 10 иң истәлекле һәм тарихи урыннарга безнең Кремль эләкми кала, дип җан сызланып, язма язган һәм үтенеч белән чыккан.

"Дусларым, үтенечем бар! РОССИЯ буенча уздырулучы проектта безнең Кол Шәриф мәчете нибары 4% тавыш җыеп, иң артта бара. Әйдәгез әле, беренчеләр рәтенә менгезер өчен, менә монда http://10russia.ru/sights/7/1912 кереп, өч тапкыр "голосовать"ка басып чыгыйк. Шулай ук КАЗАН кирмәненең дә хәле бик "мескен", ди ул мөрәҗәгатендә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.05.2013 21:24:07

Фәнис Җиһаншага мондый мөрәҗәгате өчен рәхмәт. Минем тәкъдимем: һәрберегез үзегезнең инт-ттагы дусларыгызга сайтны күрсәтеп һәм тавыш бирүләрен сорап "хат" языгыз. Бердәм булыйк әле!!!

17.05.2013 23:44:05

Әлхәмдүлиллә, тауларда үз матурлыгы, корылмаларда да үз матурлыгы шул. Бары тавыш бирү Динә, "Зур бию"ләр һәм Универсиада белән генә тоткарлана. Алардан бушагач, халык бакчалардан кайтып санак артларына утыргач, милли корылмаларыбызны алга чыгарырбыз әле Инша Аллаһ! Кремель, чынлап та җиңүгә лаек!!

17.05.2013 22:18:36

Илдус Фәиз артислыктан диндарлыкка күчкән кебек, әллә Фәнис Җиһанша да Кол Шәрифкә эшкә күчәргә чамалый микән?

Последние комментарии