Фәридә Сафинаның кызы ни өчен драма артисты булырга теләмәгән? (ИНТЕРВЬЮ)

Г.Камал исемендәге ТДАТ артисткасы Фәридә Сафинаның кызы Айсылу Галиуллина бөтен кеше эстрадага талпынганда, ул балетка тартылган. Әлеге сәнгать төре аны кайчан үзенә караткан?– Ни өчен, әнисе кебек, драма артисты булырга теләмәгән?

– Ике яшьлек вакытта, телевизордан һинд музыкасын ишеткәч, өстәлгә менеп, ул беткәнчегә кадәр, тирләп-пешеп биегәнмен. Әни: «Кара, бу кызның биюгә сәләте бар икән!» – дип уйлап куйган. Гимназиядә 3-5 нче сыйныфларда укыганда, музыка мәктәбенә, «Казан» бию ансамбленә йөрдем. Аннары Казан хореография училищесында өч юнәлешле мәктәп икәнен белгән әнием шунда барырга тәкъдим итте. Безне татарның атаклы балеринасы, училищеның сәнгать җитәкчесе Нинель Юлтыева каршы алды. Мөмкинлекләремне карагач, Нинель Даутовна: «Сез бу вакытка кадәр кайда йөрдегез соң?» – дип аптырады. Казан хореография училищесында 8 ел укыдым. Инде менә 19 яшемә яраткан һөнәрле булдым.

 – Әнием артистка булганга, мин инде кечкенәдән Камал театры спектакльләрен карап үстем. Театрның атмосферасы, сәнгать әһелләре белән аралашу һәм театрга тартылу минем өчен табигый.

– Ә ни өчен, әниең кебек, драма артисты булырга теләмәдең?

– Сәнгать күп төрле бит. Кабатлану безнең гаилә өчен бер урында таптану булыр иде. Әнием дә яңа юнәлештәге мөстәкыйль иҗат кешесе булуымны күрергә теләде. Ләкин миңа драма сәнгате дә бик кызык. Чөнки драматик әсәрләргә нигезләнеп язылган балет либреттолары балеринадан күбрәк драма артисты булуны таләп итә. Мәсәлән, «Дама с камелиями» балетында күбрәк актерлык сәләте күренә.
– Балетта бию бик күп көч, энергия таләп итәдер ул.

– Фаина Раневская: «Балет – это каторга в цветах», – дип әйткән. Биючеләрнең хезмәте бик авыр. Ләкин сәхнәгә чыккач, барысын да онытасың. Сәхнә – аерым бер тормыш, ул көч, илһам бирә. Мәсәлән, кайвакыт репетициядә килеп чыкмаган әйберләр сәхнәдә туа. Шуңа күрә артистлар 3 минутлык бию өчен бер ай буе әзерләнә. Аннан соң балалар училищеда 8 ел буена балет сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнә. 11 яшьтән күнегүләр ясыйлар. Балет системасы бик катлаулы. Без бит көн саен биергә йөрибез, ул, теш чистарткан кебек, гадәти әйбер. Балалар кечкенә вакытта аңа мәҗбүри итеп карый. Ә инде артист булгач, син аның мөһим икәнен аңлыйсың. Ялда вакытта да организм күнегүләр сорый.

– Балетны сайлавың үзеңнең авырлыклардан курыкмавыңны күрсәтү теләге түгел идеме?

– Әйе, беркайчан да эштән курыкмадым. «Авыр бит, бәлки уйлап карарсың», – дигән кешеләр күп булды. Авыр вакытлар булганда да, тормышымны балет белән бәйлисе килү теләге юкка чыкмады. Ходай тарафыннан бию сәләте бирелгән икән, син аны үстерергә тиешсең.

– Сине нинди танылган балет шәхесләре укытты?

– Мин яхшы укытучыларга эләктем. Алар балет өлкәсендә зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр. Сания Хантимерова, Ирина Хәкимова, Виталий Бортяков, Луиза Мөхәммәтгалиеваларга бик рәхмәтлемен. Укытучыларым белән элемтәне өзмәскә тырышам, алар миңа хәзер дә киңәшләрен биреп тора.

– Балеттан кала, тагын ниләр белән кызыксынасың, Айсылу?

– Фортепианода уйнарга яратам. Бу – минем өчен рухи ләззәт бирә. Шулай ук «Сәләт» яшьләр оешмасының активисты да әле мин.

– Эшләп уку бик авыр түгелме?

– Җиңелләрдән түгел инде. Балет сәнгате бөтен шәхси вакытны ала. Аннан соң сессияләр гел гастрольләргә туры килә. Университетта һәрчак аңларга тырышалар анысы. Югары белем алып, үземне төрле яктан үстерергә кирәк дип саныйм. 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
"Шәһри Казан"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
10.07.2013 13:25:37

Гажэеп талантлы кыз.Остэвенэ бик чибэр дэ эле!

Последние комментарии