Филүс Каһиров кабат әти булды: балага нинди исем сайлаганнар?

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булды! Сабый бүген - 16 март көнне 11:20 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсе каршындагы Перинаталь үзәктә дөньяга килгән.

 "Тормыш иптәшем Эльмираның да, улыбызның да хәле яхшы, Аллага шөкер. Баланың авырлыгы - 3610 грамм, буе - 53 см. Күңелдәге хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып биреп булмый! Без бик бәхетле! Улыбызга Рөстәм дип исем кушарга уйлыйбыз, Алла теләсә", - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Филүс. Шулай итеп, Каһировларның уллары Айдар абый булып куйды.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии