Фирдүс Тямаев белән эксклюзив интервью

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор башкаручы Туган елы: 3 февраль 1983 ел.
Туган ягы: Нурлат районы, Түбән Нурлат авылы
Гади колхозчылар гаиләсеннән. Әнисе сыер савучы, пешекче, әтисе электрик булып эшләгәннәр.
Беренче уен коралы: гармун
Тормыш девизы: “Дөреслеккә омтылу”
Яратмый: Ялганны һәм ялган сөйләргә
Ярата: туры әйткәнне һәм үзе дә шундый.
Танылган җырлары: “Аллар күдем алмадым, гөлләр күрдем алмадым”, “Сөям җаным”, “Буран мәхәббәте”, “Дусларга” “Түз инде йөрәгем”, “Көймә”, “Бергә булыйк җаным”.

Бүгенге көндә Фирдүснең “Язмыштан юк узмыш” һәм “Сөям җаным” дигән җырларын ишетми һәм тыңламый калучылар бик сирәктер. Аның бу һәм башка берничә җыры ТНВ каналында, “Болгар” радиосы аша һәрвакыт ишетелеп тора...

- Әйт әле, кечкенә Фирдүс белән хәзергесендә нинди аерма бар?

- Дөресен әйткәндә әллә ни аерма юк дияр идем. Ләкин, чынлап торып уйласаң табырга була. Мин туган авылымда укыдым. Укыганда бик чая, шук малай идем. Укырга да әллә ни йөрмәдем диярлек. Беренче сыйныфтан, районда, республикада нинди җыр конкурслары булса шунда рәхәтләнеп җырлап йөрдем. Укытучы апа-абыйларның ачулары килә иде. Укымыйча гына билгеләр алдым, барысы да өчле диярлек. Менә шулай иң кечкенә җырчы малай район данын яклап, күтәреп йөрде... Ә хәзер шаян булсам да бик җитди инде мин.

- Гармунда ничек уйнарга өйрәндең?

- Миңа 4 яшь иде. Әтием гармун алып кайтты. Үз көчем белән уйнарга өйрәндем. Әлбәттә инде ноталарның ул вакыта нәрсә икәнен дә белмәдем мин. Бишенче сыйныфтан мине гармуным белән авылда узучы барлык бәйрәмнәргә, туйларга йөртә башладылар.

- Гармунда өйрәнү тормыш өчен кирәк булдымы?

- Әлбәттә. Бик нык ярдәм итте ул миңа. Гармунда уйнау сәләтем белән мин Лениногорск шәһәрендәге уку йортының Баян классында белем алдым. Бирегә килеп укуым да үзенчәлекле булды. Әтинең апасы Лениногорск шәһәрендә музыка уку йорты барлыгын белешеп кайткан иде. Шыгырым тулы өчлеләремне “күтәреп” шул уку йортына килдем. Өметем бөтенләй юк иде, бу билгеләрем белән мине куып кайтарырлар иде диеп курка-курка гына документларымны тапшырдым. 35 урынга барлыгы 42 кеше документларын тапшырган булып чыкты. Нурлаттан да без дүртәү килдек. Дөресен әйтим, мин белем белән түгел ә сәләт белән укырга кердем. Яхшы белгеләргә уку йортын тәмамлап, җыр укытучысы дигән белгечлек алып чыктым...

- Аннан Нурлатка кайттыңмы?

- Юк. Азнакайга юллама буенча китттем. Дөресен әйткәндә мин укытучы юлын сайламадым. Ул һөнәр миңа туры килмәде, беренчедән бик зур психолог булырга кирәк, икенчедән балалар белән эшләү – аерым тормыш ул. Аннан кечкенә Фирдүс кебек балаларны укытуны мин күз алдына да китерә алмадым (көлә). Район мәдәният йортына эшкә урнаштым. Биредә 4 елым узды.

- Шулай да туган як тарткандыр үзенә...

- Нурлатка кайту миңа әллә ни авыр булмады. 8 елдан соң, әтием бакый дөньяга киткәч, әнием янына кайттым. Бер дә үкенмим кайтканыма. Мине биредә бик җылы каршы алдылар. Чөнки кечкенә Фирдүсне әле хәтерләүчеләр бар иде. Бер ел эчендә Фирдүс Тямаев исемен кире күтәрдем. Һәм бүгенгесе көндә Нурлатта гына түгел Татарстанның бик күп районнарында да ул исемне беләләр. Икенче ел инде үзебезнең төркем белән концертлар куеп йөрибез. Быел исә Татарстанның 40 шәһәрендә чыгыш ясарга өлгердек инде. Самара шәһәрендә дә чыгыш концертыбыз булды.

- Бу исемне танытуда аяк чалучылар да булгандыр?!

- О, булды! Аяк чалулар барлык өлкәдә дә бар ул.Тагын көнчелек дигәнен дә өстәргә була. Аяк чалучыларны тыңлап, аңа чалынып егылсаң – иҗат юлың шуның белән тәмамлана дигән сүз. Нурлатта андыйлар әле дә бар. Мине яратып бетермәүчеләр шактый. Чөнки мин усал, кешенең битенә туры әйтәм.

- Нурлат белән горурлану бармы соң?

- Әлбәттә, чөнки мин Нурлат исеме белән, горурланып йөрим. Безнең төркем дә бит Нурлат егет-кызлары үзешчәннәре ярдәме белән оешты. Барлыгы 18 кеше без. Шуңа күрә мин-минлек үзенчәлеге дә булырга тиеш бит әле.

- Зур сәхнәгә беренче чыгуларны да искә төшерик әле.

- Мине беренче зур сәхнәгә баян белән Рафаэль Латыпов алып чыкты. Алар белән бергә баянда уйнадым да, җырлар да башкардым. Ике айдан соң Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов үзләренә алып баручы буларак алдылар. Алар белән ике ел эшләдем. Ул минем өчен бик зур практика булды. Бу төркемдә мин сәхнәдә халык белән эшләргә өйрәндем.

- Дисклар чыгару ничегерәк?

- Дисклар чыгарырга мин бер дә ашкынмадым. Барысы да Аллахы тәгалә кулында. Сине халык яратмаса, үз итмәсә, әллә нинди дисклар чыгарып та танылу алып булмый. Беренче дискым ашыгып кына чыгарылды. Үземнең беренче концертымны куйганда, көне килеп җиткәч чыгарылды ул. Мин аны тикшерү дискы итеп кабул иттем. Хәзер исә икенчесен әзерлибез. Биредә исә тамашачыга ошаганнары гына керәчәк.

- Ике клип та төшердегез бит әле...

- Клип булдыру бик авыр ул. Беренчесе “Язмыштан юк узмыш” җырына төшерелде. Үзем язган сценария буенча булды ул. Бик гади һәм халыкка аңлаешлы да булды. Икенчесенә килгәндә исә, шулай ук тамашачыга, гади халыкка якын булырга тырыштым. Җырчыларның клиплары чит илдә, матур-матур шәһәрләрдә, чит ил машиналарында төшерелгән. Ә бит халык гадилекне ярата, без бит барыбыз да авыл балалары. Шуңа күрә авыл, колхоз темасын сайладым. “Сөям җаным” җырына туган авылымда, туганнарым, дусларым белән клип төшердек.

- Клиптагы Резедә Әхмәтвәлиева турында да әйтеп узыгыз әле.

- Ул безнең төркемдәге җырчы кызыбыз. Нурлаттагы музыка мәктәбендә белем алып, бүгенгесе көндә Казанда шул юнәлештә укый. Аның белән без дискотекада таныштык. Дөресен әйтим мин анарга гашыйк булдым. Матур гына иҗат итәбез. Бер беребезне яратабыз. Аның башкаруындагы берәр җырга клип та төшерергә уйлап торабыз.

- Кем шигырьләренә өстенлек бирәсез?

- Күбесенчә Галия апа Саитшина шигырьләренә җырлар (көйләр) язам. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аңа шалтыратып идеяләремне әйтәм дә, ул миңа шигырь яза да бирә. Нурлат авторлары Фәүзия апа Мөхәмәтова, Сәкинә апа Хәйруллиналар белән дә иҗат итәбез.

Автор башкаручы Фирдүс Тямаев Нурлат шәһәрендә үзенең студиясен булдыру хыялы белән дә янып йөри. Шәһәрдәге барлык иҗат кешеләрне шул студиягә тартып, бергәләп эшлисе килә аның. Нурлат данын танытасы, җырчы булу теләге туган яшь башкаручыларга ярдәм итәсе, тагын берничә төркем оештырасы теләге дә юк түгел Фирдүснең.

- Сиңа иҗадый уңышлар һәм хыялларың тормышка ашуын теләп калабыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.05.2012 11:42:19

Бу егетне Казанда Болгар радиосына килеп(узен кургэннэн сон)жырлаганнан сон бик ошаттык.Бэйрэмгэ килгэн тамашачыны бер сулышта сулатып уч тебендэ тотты.
Казанда концертлары булса бик телэп килер идек.

24.04.2012 15:10:15

Фирдүснең концертлары искиткеч матур, җылы үтә. Сан өчен генә түгел, тамашачы да ләззәт алсын дип җанын, тәнен биреп җырлый. Мәҗелесләрне дә бик шәп алып бара!
Фирдүскә иҗади уңышлар, яңадан яңа үрләр яулавын телим

22.04.2012 21:45:21

Иван Стебуновка ошаган димме?!

21.04.2012 19:21:26

концертында булдым, матур жырлый. Унышлар сина!

20.04.2012 21:20:35

минем дэ битеннэн генэ баланы упкэн шикелле убэсем килэ. беренче кургэннэн ук ошады)))))) бик сойкемле))))))))

19.04.2012 20:21:23

Бу сөйкемле мишәр егетенә иҗади уңышлар, тормышының матур булуын телим. Үз тырышлыгы белән сәхнәгә менеп, тамашачысын таба алган икән - бары сокландыра гына. Молодец!

Последние комментарии