Фирдүс Тямаев фестивалендә ике тәкә булачак

Фирдүс Тямаев туган ягында – Норлат шәһәрендә “Тямаевфест” исемле фестиваль оештырырга булган. Әлеге бәйрәм ачык һавада 31 майда сәгать 10.00да узачак. Фестивальгә 15тән артык популяр татар шоу-бизнес вәкилләре белән юмор осталары да кайтачак, дип хәбәр итә "Интертат.ru" сайты.
– Норлатның үзендә һәм туып-үскән Түбән Норлатта яшәүче халкым миңа сәхнәгә чыгарга этәргеч ясады. Зур рәхмәтләремне җиткереп, менә шундый бәйрәм рухында “Тямаевфест” фестивален оештырырга уйладым. Спонсоры да үзем. Бәйрәмнең асылында зур концерт һәм уеннар булачак. Тагын шуны әйтеп узасым килә: Түбән Норлат җирлегендә 19 елдан бирле Сабантуй булмады. 19 елдан бирле безнең әрәмәлектә бер бәйрәм дә оештырылмады. Түбән Норлат халкы белән без моны оештырып җибәрергә булдык. Барысын да әкренләп эшләп киләбез. Әрәмәлекне чистартып, матур итеп сәхнә төзеп куйдык. Әлеге эшләр өчен Түбән Норлат егетләренә бик зур рәхмәт. Фестивальдә милли бәйрәмебез – Сабантуй да урын алачак. Аңа кагылган уеннарның барысы диярлек булачак. Көрәш белән күкәй тотып йөгерүгә кадәр. Бүләкләрнең барысы диярлек алынды. Тәкәдән кала, тагын зур бүләк булачак. Йә ул кер юу машинасы, йә суыткыч. Көндәлек тормышта куллану өчен кайсысы күбрәк кирәклеген уйлап бетереп, барып аласы калды. Бәйрәм Түбән Норлат һәм Норлатның үзендә яшәүче халыкка оештырылса да, мин бар җирдән дә кунакларны көтеп калам. Килегез, уйнагыз, күңелле булачак, - дип чакырып калган Фирдүс Тямаев.
 
Ачык һавада узачак “Тямаевфест” фестивалендә кибетләр һәм балаларга батутларга кадәр булачак. Концертның программасы төзелгән диярлек. Бәйрәмгә ике көн кала арбалы өч ат җигеп, сөлгеләр җыеп та йөриячәкләр. Җырчы көрәштә ике тәкә булачагын да әйтеп узганнар. Берсе - килгән кунакка, берсе Түбән Норлат халкына эләгәчәк. Фирдүс Тямаевның кайтырга әзерләнеп торган дуслары, туганнары гына да 100 дән артыкка җиткән. Алар - Төмән, Түбән Новгород, Самара, Якутия, Мәскәү һәм Татарстаннан. Җырчының исәбе - әлеге фестивальне традицион рәвештә ел саен уздырырга икән. Әлеге ниятен ахырына кадәр ашырып бетәре генә калды. Уңышлар аңа!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.05.2015 09:59:02

Маладис, Тямаев! Дусларны соендереп, дошманнарынны коендереп, уткэр эле бэйрэм! Алайса популярлыгыннан конлэшеп, сине чэйнэучелэр куп.Кин кунелле булуын сокландырсын.

Последние комментарии