Фирдүс Тямаев җырларын тыңлаганда сыерлар сөтне күбрәк бирә ди (ВИДЕО)

Бу арада җырчы Фирдүс Тямаевның иң зур максаты чынга ашып маташа. Нурлатта йортын салып бетерә ул. Йорт белән генә чикләнеп калмыйча, янында каралты-кура да җиткермәкче. Анда терлек үрчетергә теләге бар. Хәтта сарайга телевизор куеп, шунда көн-төн “сөям җаным” җырын әйләндермәче.

“Кәеф ничек?” газетасы язуынча, имеш, сыерлар ул җырны тыңлап, күбрәк сөт бирәчәк, ди.

Кемдер клип төшерәм дип чит илләргә чыга, арендага кыйммәтле фатирлар ала, ресторанга юл тота. Ә Фирдүс мәхәббәт турындагы клипны авыл фермасында төшергән иде.

Тагын бер яңалык. Шушы көннәрдә Тямаев яңа машинага утырды. Аны Киров өлкәсеннән сатып алган. Җырчы шул рәвешле бездәге югары бәядән һәм үзәккә үткән штрафлардан котылмакчы.

Менә ул сөтне күбрәк бирдертә торган клип:
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
03.10.2012 17:42:57

Бик матур жырлый,бик яратабыз)

Последние комментарии