Фирдүс Тямаев: «Кайда гына эшләмәдем! Әбиләр җәлләп, ашарга алып килә иде»

Фирдүстән "35 ел эчендә сезнең тормышта булган иң зур җиңү – ул нәрсә?" дип сораганнар.
- Үз-үземне җиңү. Кайчандыр алдымда куйган максатларга, таләпләргә ирешү. Тырышлыгым өчен Аллаһы Тәгалә миңа бәхетле язмыш бүләк итте. Күз генә тимәсен. Инде 13 ел мәдәният өлкәсендә кайныйм, 9нчы сыйныфтан бирле җырлар язам һәм аларның күбесе – хит. Бәлки күпмедер вакыттан популяр да булмам, әмма татар эстрадасы тарихына “Тямаев” дигән исем кереп калды дип саныйм.
 
- Син эстрадага тамада булып йөргәннән соң гына килгәнсең...
- Әле анда санап китсәң! Эстрадага килгәнче, кайда гына эшләмәдем! Тәүге эш урыным – Лениногорскида урамда аяк киеме төзәтә, киез итекләргә ямау сала идем. Студент чагында тамак ялгар өчен менә дигән эш хакы була иде. Велосипед спицысыннан үзем без ясый идем, күп итеп клей сатып ала идем. Бик яратып эшләдем! Әбиләр мине җәлләп, ашарга тәм-томнар да алып килә иделәр. Аннары массажчыга укыдым, озак вакыт массаж эшләп йөрдем. Аннары – машиналар юдым. Ул вакытта дөньясы да ничектер кызык иде.
 
- Үз тырышлыгыгыз белән бүгенге бәрәкәтле тормышка килгәнсез. Ә менә улыгыз “әзергә – бәзер” булмасмы соң? Аны очындырып үстерәсезме?
- Авыр сорау. Теләгәнен алабыз инде. Менә алай очындыру кирәк микән? Бездәге уенчыкның саны!.. Балалар бакчасында да ул кадәр юктыр. Ә без бит кечкенә чакта әти ясаган тауда шудык, бер пар тимераякны чиратлашып ун кеше кия идек... Әмма баланы юклыкта үсерәсе килми, хәзер дефицит заманасы түгел бит. Киләчәктә нәрсә көткәнен белмибез, бар да бер Ходай кулында...
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии