Фирдүс Тямаев вокал укытучысы булган? (ВИДЕО)
Эшләр алдыннан көч җыярга дип җырчы Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар гаилә белән Сочига ял итәргә барып кайткан да аннан эшкә чумган. “Яңа җырлар, клиплар, костюмнар өстендә эш алып барабыз” дип сөйләде Рамил. “Тиздән Рамилнең балачак хыялы — әти-әнисенең туган авылы Буа районы Каенлык авылы турында җыр һәм клип чыгачак икән.
"Шулай ук Рауза Хафизова сүзләренә Гүзәлия иҗат иткән тагын бер өр-яңа җырыбызны тиздән тәкъдим итәчәкбез. Әйбәт килеп чыгарга тиеш, чөнки вокал укытучыбыз да гади генә түгел – Фирдүс Тямаев үзе“, - дип өстәде Рамилә.
“Балаларыбыз хәзер авылда - “Минем алтын тёща”мда кунакта, шуның өчен дә бик рәхмәтле мин аңа, дип, Рамил әбисенә сәламнәрен дә җиткерде. Иҗатыгыз тагын да баесын Хәйретдиновлар, дип яза tmtv-online.
Комментарии