Фирдүс Тямаевны Сабан туенда кыйнаганнар?

6 июнь көнне автор-башкаручы Фирдүс Тямаев Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында кичке Сабан туе уздырган. Халык таралышкач, егетләр сугышкан, дигән сүз чыккан. Имеш, Фирдүскә дә эләккән, диләр. Дөрес микән бу? Бу сорауга Фирдүс үзе җавап бирде:

"Юк инде, нинди элэксен ди? Егетләр арасында сугыш булганмы-юкмы, анысын белмим. Үзем турында әллә ниләр ишетеп кайтам. Күптән түгел генә Алексеевск районы Шынталы авылында да Сабан туенда булдым. Авырдым, тавышым беткән иде. Әмма ышандыргач, программаны өзмәдем, шул килеш алып бардым. Соңыннан берничә көн үткәч, бер танышым: Шынтанлыга  махмырдан килгәнсең икән. Тавышларың беткән, йөзең качкан булган, дип сөйлиләр", - ди. Мин дә бит кеше, чир сорап тормый. Ә болай эчмим дә, тартмыйм да. Моны якыннарым яхшы белә. Сугышып та йөрмим, малай чаклар узды бит. Кеше сөйли инде ул. Барысы да көлеп кенә карыйм", дип белдергән Фирдүс "Ирек мәйданы" газетасына. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
29.06.2014 00:02:31

Фирдус,атлы,Тямаев!
Котлыйбыз сине бүген!!!
Хатының алып кайткан бит!
Бәләкәч Фирдусов (на,ич)!!!

Әле хәзергә белмибез!
Улмы ул, кызмы икән!!!
Но шулай да тәбриклибез!!!
Бәби Апкайту БЕЛӘН !!!

Синең шатлыка,кушылабыз!
Мыру язучылары, белән!
Бәбиеңнең бәхете булсын!
Киләчәк тормыш юлларың да!!!

28.06.2014 23:05:29

Синен кебек жырларга тавыш кирэкми бит.
Эзерэк сикерэ алсан шул житкэн.

27.06.2014 23:26:06

Кеше, сөйли, энекәш,
Белсә дә, белмәсә дә!
Син иһътибар итмә әле,
Булса да, булмаса да!

Фирдус,атлы икән үзең,
Фамилияң, Тямаев!
Матур җырлап,сөендерсәң,
Беркем,сиңа тимәс бит!!!

27.06.2014 11:52:13

Кеше сөйли икәш димәк син иң популяр җырчы. Бер мдә исең китмәсен. Алар синән көнләшә генә. Ә син үз эшеңне дәвам ит. Җырла гына, безне куандыр. Ә без синең җырыңны тыңлап юанабыз. Рәхмәт. Без синең тавышыңны бик яратабыз. Син бит үзенчәлекле җырчы. Биюең дә матур. Син генә шулай бии аласың. тКирәкми безгә әллә нинди биюләр. Үзебезнең гади бию булсын. Уңышлар сиңа, Фирдүс!!!

Последние комментарии