Француз хатыны фоторәсемгә кияүгә чыккан

Франциядә яшәүче 48 яшьлек Паскаль Лиарга кияүгә чыгарга рөхсәтне президент Франсуа Олланд үзе биргән. Чөнки кияү ике ел элек йөрәк өянәгеннән вафат булган.

Алар Мишель белән 7 ел элек танышкан. Әмма туйга 1 ай кала кияү кисәк вафат була. Шуннан соң Паскаль Мишельга кияүгә чыгарга рөхсәт сорап, Елисей Сараена берничә хат язган.  Чөнки  Франциядә үлгән кеше белән никахлашырга ярый, әмма моның өчен президентның рөхсәте кирәк. 

"Бу гадәти туй. Тик анда Мишельне фотосурәте алыштырачак. Ул янымда булмаса да, йөрәгемдә", дигән Паскаль.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.04.2014 19:10:03

Хэркем узенчэ акылдан яза. Хэм мона хокукы да бар.

Последние комментарии