Фрискеның улына ата булуга дәгъва итүче дөресен сөйләгән

32 яшьлек адвокат Радик Гущин җырчының гаиләсеннән гафу үтенгән. Узган елның декабрендә шаккаткыч хәбәр таралды – әлеге ир-ат Фрискеның баласының атасы Шепелев түгел, ә үзе дип белдергән иде. Узган атнада ул бу сүзләреннән баш тарткан һәм дөресен сөйләп биргән.
“Мин Жанна белән таныш түгел идем. 2011 елда тотрыклы эш урыным булмаганга, банкка аталык орлыгы тапшырып акча эшләдем. Шул чорда бер табиб Фрискеның булачак баласына донор эзләвен әйткән иде. Мин аны тыңладым да шунда ук оныттым. Озакламый мин өйләндем, улыбыз туды, эшкә урнаштым. Улым Дамир Платонның яшьтәше. Жаннаның үлеменнән соң, Интернетта аның улының фотосын күрдем һәм үземә охшаттым. Шансларым бик юк иде, шулай да бәлки минем улымдыр дигән уй килде. Мин мөселман, ә бездә балалардан баш тартырга ярамый. Хатыным белән киңәшләшеп, Мәскәү судына гариза яздым. Юридик формальлек өчен Жанна белән мөнәсәбәтләребез булган иде дип күрсәттем. Әмма бу хак түгел.
 
Бу процесс бик озакка сузылды. Аталыкны билгеләү өчен экспертиза үткәрелмәячәк. Аннан соң тавыш та нык чыкты, бу Фрискеның якыннарына начар тәэсир итә. Шуңа күрә мин гаризамнан баш тарттым. Җырчының әти-әнисеннән, апасыннан, Дмитрий Шепелевтан гафу үтенәм. Минем начар уем юк иде. Гафу итегез!” – дигән Радик.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
22.03.2016 08:39:39

Ииии,Ходаем.Кемнэр бн йоклаганына кадэр белми хэзерге яшьлэр.Я,кем баласы булып чыкты инде?Вы конца до концов ОПРЕДИЛИТЕСЬ инде озакка китте бит.
Акча ничек авызны йомдыра э.

Последние комментарии