Г. Кариев театрында чираттагы иҗади гаилә барлыкка килде

Узган җәйдә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында дүртенче иҗади гаилә туды. Икесе бер казанда кайнап, сәхнәдә дә, тормышта да гел бергә булган бу гаиләләр рәтендә хәзер яшь артистлар Рафил Галимуллин һәм Гөлназ Якуповалар да бар.

Алар театр училищесында бер төркемдә укыган. Укырга кергәндә имтиханнар биреп йөргәндә танышканнар. Өченче курста укыганда очраша башлаганнар. 

Яшь гаиләгә киләчәк тормышларында иҗади уңышлар һәм бер-берсенә терәк булып, озак яшәүләрен телибез.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.09.2013 13:01:12

бэхетле булсыннар

Последние комментарии