Габделфәт Сафин "Акчарлак" дигән коттеджлар бистәсен төзи башлаган

Соңгы вакытта халык зур шәһәрләрдән читтә торуны кулай күрә. Шул сәбәпле Казан һәм башка шәһәрләр янында коттедж бистәләре күбәйде. Җырчы һәм эшмәкәр Габделфәт Сафин да бу бизнеска тотынып карарга булган.

 

Габделфәт абый төзисе бистә ничек аталыр дип уйлыйсыз? Гомер әйтә алмаячаксыз - "Акчарлак" дип! Бу кошка җырчының нинди мәхәббәте бардыр, әмма аның бизнеслары гел шул акчарлак тирәсендә әйләнә. Коттеджлар бистәсендә җирне әллә "Акчарлак" газетасына язылучылар гына ала алачакмы дигән сорау туа. Юк икән. Капкалары бөтен кешегә дә ачык. Габделфәт Сафин үзенә дә бер урын алып куйган инде. Иң матур җирдә - күл буенда. Әмма монда үзенә йорт салырга уйламый. Мөгаен, бистә өчен файдалы берәр бина булыр ди. 

Җырчы белән интервьюны "Акчарлак"тан укыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
02.07.2013 22:50:57

Фигасе Габдель олигарх!)

Последние комментарии