Гамил Нур: «Татар туе аракысыз булса, яхшырак»

«Милли йолалардан ерак булган ислам туйлары да бар. Тик барыбер дини туйларда миллилек күбрәк очрый. Татар туе аракысыз булса, яхшырак». - «Супер тамада» шулай дип белдерә.

«Милли үзаң туйда беленә» исемле тапшыруда «Азатлык» радиосына шоумен Гамил Нур жаваплар биргән. Хәер, «Яңа гасыр» радиосы тыңлаучылары да популяр темадан читтә калмаган.

Туй үткәрү - зур вакыйга

«Азатлык» радиосы хезмәткәре Әлфия Бәдретдин, «соңгы елларда туй үткәрү зур вакыйгага әйләнде», дип искәртә. Һәр кеше диярлек аны онытылмас итеп эшләргә тырыша. Туй мәшәкатьләренә кәләшкә күлмәк, чәчәкләр, балдаклар алу, банкет-залны бизәү, машина куллану, тамада, җырчылар, ди-джей, фотограф, оператор табу һәм башкасы керә. Чыгымнар да күп була.

Татар туе нинди була?

«Глобализация заманында милли җанлы татар баласы үзенең туен саф татарча үткәрергә теләсә, аңа ниләр эшләргә кирәк?» - дип сорый радио. Ул гореф-гадәтләрне истә тотып үткәрелә. Никах укыту, килен төшү, су юлына бару, кияү каймагы ашату кебек гореф-гадәтләрне кулланырга була. Тамада кыңгыраулар, борынгы сөлгеләр тагылган атта “ килен төшерү”, бал-май каптыру, бавырсак, каз алып бару йолаларын да искә алган.

“Татарда төрле диалектлар, кабиләләр, гореф-гадәтләр бар. Һәм шуннан чыгып “микш” ясала», - ди Гамил Нур. Тик милли рухтагы туйлар сирәк уза. Аны үткәрер өчен кияү белән кәләшнең милли җанлы булулары кирәк икән.

Туйлар – совет баласы

Гамил Нур, татар туйлары дигән төшенчә совет чорында пәйда булган, дип саный. Революциягә кадәр туйлар булмаган. Ул вакытта никах укыту белән чикләнгәннәр, туй эшләргә акчалары булмаган. 50-60 елларда яшьләр шәһәрләрдә акча эшли башлагач, табын корып, табыннар кора башлаганнар. 70 елларда бу гадәтләр авылларга кайткан. Шуннан бирле татар туйлары яшәп килә.

Туй күрке - бию

Татарча туйның тагын бер үзенчәлеге – халык татарча бии. Флера Хөрмәтова, Рөстәм Вәлиевнең композицияләренә туктый алмыйча бииләр, ди шоумен. Гамил Нур – үзенчәлекле тамада. Ул туйлар алып барганда, халык аңына аз гына булса да миллилек кертергә тырыша. "Әгәр дә шәһәр дөньясында, татар мәдәниятен чит итеп үскәннәргә без кечкенә генә татар җырын ишеттерә алсак, татар биюен күрсәтә алсак – бу бик зур сөенеч. Мин гадәти тамада түгел. Үземнең эшчәнлек аша ниндидер агарту эше алып барырга тырышам: урысча туйларга да татар йолаларын кыстырам», ди тамада.

Яңа гасырда – яңа туйлар

Гамил Нур милли һәм дини туйлар турыда ул бәйнә-бәйнә «Яңа гасыр» радиосының «Хикмәти дөнья» тапшыруына да сөйләгән. «Туйлар.ру»га шоумен: «Фаил Гыймадов белән бу арада берничә мәртәбә эфирга чыктык. Фаил үзе дә бик матур итеп туйлар алып бара, шуңа курә ике профессионалның әнгәмәсе килеп чыкты», - диде.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
02.08.2011 10:25:24

Ник, җырлап-көлергә ярамый димәгән бит Әллә син, Наилә, салсаң гына җырлый көлә аласыңмы, аек баштан гел моңаеп йөрисеңме?

31.07.2011 22:01:48

Дини, дини дигян буласыз. Ник алай кеше каршында кыланырга сон? Икейозлелек була бу. Алай туйлар ясап, кешеларне яулыклар байлятеп, тубятяйляр киертеп газаплыйсыз. Ичмасам туй ясамагыз инде, алай кеше куркытып ясаганчы. Туй булгач, анда жырлап колярга да киряк!

30.07.2011 01:03:33

Уси пуси :)))

29.07.2011 14:08:01

"Супер" булган бит бу! )))

Последние комментарии