Гашыйклар көнендә Татарстанда нинди чаралар була

Татарстанда 14 февраль - Гашыйклар көнендә 331 пар кавышачак. Чагыштыру өчен: узган ел 423 пар өйләнешкән булган. "Казан" гаилә үзәгендә 69 пар никахлашачак. Аларны ишек төбендә 16нчы ФИНА спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты символлары - Алсу белән Итил көтеп торачак. Һәр пар "валентинка", туй фотолары белән магнит һәм тере курчаклар һәм зур «Love» хәрефләре белән фотосурәткә төшү мөмкинлеген алачак.
Шул ук көнне "Казан" гаилә үзәгендә, 2006 елда туган Ярослав Сухаревка ярдәм итү максатында, хәйрия акциясе дә узар дип көтелә. Ул тиз арада йөрәгенә операция ясатуга мохтаҗ. Акция барышында казанлылар һәм кунаклар бәйрәм спорт ярышларында, хәйрия лотереясында катнаша һәм "Утлы тамаша" шаһиты була ала.
 
Казанның Идел буе һәм Киров районнары буенча ЗАГС идарәләре дә бу көнне гашыйклар өчен үз ишекләрен ачачак. Программада үзенчәлекле котлаулар, шәһәрнең яшь артистлары һәм музыкантлары чыгышы каралган.
 
Меридиан урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан Казан шәһәре ЗАГС идарәсенең яңа бинасында да бәйрәм рухы булачак. Бирегә килүчеләрне күңелле сюрпризлар һәм тере курчаклар көтә.
 
Мамадышта зур кызыл йөрәк урнаштырыла. Ул сөеклеләрен фронтка озаткан, аннары көткән һәм сугыштан исән-сау әйләнеп кайтыр дип өметләнгәннәрнең символына әвереләчәк. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Бу көнне никахлашкан һәр пар әлеге йөрәктә зур кызыл чәчәк беркетәчәк. Беренче чәчәкне Бөек Ватан сугышы ветераннары китерәчәк.
 
Татарстанның Лаеш районында яшьләр һәм мәдәният бүлекләре белән бергә, Гашыйклар көненә багышланган чара уза, анда 2014 елда никахлашкан гаилә парлары катнаша. Бирегә килүчеләрне төрле конкурслар һәм бүләкләр белән бәйрәм концерты көтә.
 
Түбән Камада яңа өйләнешүчеләргә "валентинка" һәм йөрәк рәвешендәге шарлар тапшырыла. Тантаналар залында "мәхәббәт" сүзе фонында фотога да төшеп булачак. Никахларын 14 февраль 14.00дә теркәгән парны бүләк көтә. Танатанада катнашкан кунакларга да сувенирлар тапшырылачак. 
 
Чаллыда яңа өйләшкән парлар ЗАГЗ идарәсе исеменнән котлау открыткалары белән фотолар алачак.
 
Әлмәттә өйләнешүләренә 25, 30, 35 ел тулган гаиләләрне хөрмәтләү көтә. 2015 елда елда 100нче булып өйләнешкән парны теркәү дә аерым билгеләнә. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
14.02.2015 20:27:15

татарстанда нинди католик бэйрэмнэре оештырып ятасыз тагын, гонахасын кая куярсыз?!

Последние комментарии