Гастрольләрдә Әбри Хәбриевның "Натс"ын урлаганнар

Күптән түгел генә Оренбург якларында гастрольләрдә булучы Әбри Хәбриевның бик нык күңелен төшергәннәр. Оренбургның бер авылында булачак концертка репитиция ясаган вакытта, клубка “яхшы гына кәефтә” булучы 3 егет килеп керә. Микрофон сорап, “җырлап күрсәтегез” дия-дия Әбрине һәм аның сәхнәдәш дусларын аптырата башлый алар.

Эшләргә ирек бирмәүчеләрне һәм, гомумән, сәбәпсез алкоголь белән мавыгып йөрүчеләрне җене сөймәүче Әбри егетләргә клубтан чыгып китәргә тәкъдим итә.

Көтелмәгән кунаклар китте, низаг чишелде дигәндә генә, Әбри өстәл өстендә яткан “Натс” шоколадының югалганын күреп ала. Кәефе тәмам кырылган егет милиция чакыртып, әлеге егетләрне таптыра. Максаты, шоколадны кире кайтару түгел, әлбәттә. Принципиаль Әбри карак егетләрдән бары тик үз гаебләрен тануларын һәм гафу үтенүләрен теләгән, дип яза «Татар радиосы» сайты.

Әбринең шоколад өчен шуның кадәр ачулануы да очраклы түгел. Гастрольләрнең берсендә Фирдүс Тямаевның “Натс” ашавын күреп, Әбри бик кызыгып калган. Күптәннән хыялланган шоколадны авыз итми калуы, әлбәттә, егетнең кәефен төшергән.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
20.10.2012 11:15:36

Бер күзе белән "Натс"ына карап тормады микәнни?

20.10.2012 10:37:36

Клоун сәхнәдә генә түгел,башка урында да көлдерә белергә тиеш.Булган-көлдергән!

18.10.2012 12:53:35

Жир йозендэге ииин сонгы НАТС шоколады булгандыр инде......

17.10.2012 23:10:14

Оренбург якларына барып АЧ ТАТАР узен курсэтеп,кеше колдереп кайткан икэн...Тагын котеп калганнардыр эле :-)

17.10.2012 21:22:22

Звезданутые... кем сон сон бу? эйбэт жырлый штули?

17.10.2012 19:53:34

" исерек тракторчы" монологын сөйләгән малай мы бу ..
шулай ук гопник булып сөйләнде сәхнәдә

17.10.2012 15:47:12

кәнсиртләр карарга яратам. барысын да карап барам. иң җенем сөймәгән артист әбри хәбриев. аның сөйләгәннәре барысы да бозыклыкка өнди. әти-әнисен чаыртып утыртырга иде тамаша залына. сәхнәдә матур зәвыклы әсәрләр генә яңгырарга тиеш. мин килешәм, азрак эротикага якын булганнар да кирәк. ләкин әбрине тыңлаганда күңел болгана, укшыта башлый. гафу итегез.

17.10.2012 15:24:31

Натс шоколады кара икра кебек дефицит эйбер тугел бит инде,Эбри,зинхар кеше колдермэ!

17.10.2012 15:06:00

мескеннэр ,гастрольдэ йореп бик ач икэннэр шул..

17.10.2012 13:06:21

ничего интересного.Дешевая реклама!

Последние комментарии