Гөлдания Хәйруллина дәүләт имтиханына әзерләнә

Танылган җырчы Гөлдания Хәйруллина соңлап булса да, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының читтән торып уку бүлегенә укырга кергәне турында язган идек. Менә Гөлдания ханымның дәүләт имтиханнарын бирү вакыты килеп җиткән.

"Студентның эше тыгыз икән, мәш килеп дәүләт имтиханнарына әзерләнеп йөрим. Февральдә имтихан тапшырып, аннары диплом яклыйсы бар әле. Шушы яшемдә югары белем алып йөрүемне белгәч, күпләр аптырый. Музыкаль белемне музыка училищесында алдым, әмма югары белем дә кирәклеген аңлап яшәдем. Гел "керәм, укыйм" дип йөрдем, ләкин бу кичектерелеп килде. Рөстәм вафат булган елны Шәмси Закир: "Хәзер дипломсыз берни эшләп булмый, эшкә дә алмыйлар, югары белем булмау хезмәт хакына да йогынты ясый, укырга кил", дип кыстады. Шул елны барып, документларны тапшырдым һәм студент булдым", дип белдергән Гөлдания Хәйруллина "Ирек мәйданы" газетасына. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.12.2013 23:31:45

Голдания инде узенне аптыратмасан да була иде,пенсия яше килеп житкэн чорда.Ну болай ул яшьне биреп булмый эле сина анысы,молодец.

Последние комментарии