Гөлгенә ярты миллион акчасыннан колак каккан

Популяр юмор остасы, автор башкаручы Гөлгенә халык телендә "пирамида" дип атап йөртелүче оешма корбаны булган. Сеңлесе киңәше буенча, Гөлгенә югары процент белән акча кайтаручы "КПК РОСТ" оешмасына башта 100 мең, аннары 400 мең сум акчасын илтеп бирә. Тик оешма Гөлгенәне генә түгел, бик күпләрне ялганлап, халыкның акчасын да, вәгъдә ителгән процентларны да бирми.

 "Бу оешма башында "Рубин"ның элеккеге футболисты Сергей Харламов тора. Башта чын күңелдән ышандым, шикләнүләр булмады. Бервакыт офиска килгәч, күрше бүлмәдә лекция барганын ишеттем. Бу нәкъ "пирамида"дагы сыман, кешенең аңына, психологиясенә тәэсир итә торган лекция иде. Иң гаҗәбе шул булды: аны Сергей Харламов сөйләде. Шуннан соң мин уйлана башладым. Документларны җентекләп карый торгач, шунысы ачыкланды: документларда бит саен төрле кул куелган, печатьләре бөтенләй башка оешманыкы, хәреф хатасының очы-кырые юк, бик күп фамилияләр", - диде Гөлгенә.

Россиянең 23 субъектында 40лап офисын булдырган "КПК РОСТ" оешмасы халык алдында ышаныч уята. Ул шәһәр читендә җир алып, шунда торак йортлар төзүен төрле документлар һәм фотолар аша дәлилли. Ләкин көннәрдән бер көнне оешма кризиска сылтап, купшы урыннан гади бер офиска күченә, ә бераздан үз эшен бөтенләй туктата. Халык борчыла башлый, хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә. Гөлгенә сүзләренчә, тикшерү эше башлана һәм оешма карамагындагы 8 машинага арест салына, Сергей Харламов исә тоткарлана, тик соңыннан ул 1 миллион сум акча биреп котыла.

"Шикләрем тугач та, Харламовка барып җитди кыяфәт белән "Мин татар эстрадасының танылган артистында эшлим, безнең чит илгә гастрольләргә китәсебез бар, акчаларымны бирегез", - дидем. Ул үзенчә тыныч кына нидер аңлатты, сөйләде дә, "спасем татарскую эстраду, вернем вам деньги" диде. Мин инде хәзер акчам өчен дә борчылмыйм, чөнки ул өйдә аерым почмакта гомер буе җыелды, минем ул акчаларны тотып та караганым булмады. Үзем гаепле, дөрес. Халык та үз җәзасын алды: булган акчасын югалтты. Ләкин эш анда түгел, халыкны алдаган кешеләр тиешле җәзасын алсын иде. Бу оешма башында Эчке эшләр министрлыгында эшләүче бер җитәкче тора дип беләм. Шуңа да эшнең очына чыгу мөмкинлеге күренми. Теге 8 машина да инде күптән үз ияләрен тапкандыр. Харламовны яңадан шул эшкә тотынган дип ишеттем. Теләгем: халыкның акчасын талаучыларга карата чаралар күрү", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә юмор остасы Гөлгенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.11.2015 16:06:42

"Акча ойдэ аерым почмакта гомер буе жыелды, минем ул акчаларны тотып та караганым булмады"- бу нэрсэ дигэн жомлэ? Махсус пирамида очен жыйдынмыни?

05.11.2015 21:35:25

Ничек килсэ,шулай киткэн инде-хэрле булсын!

04.11.2015 00:41:20

акчаны кая кая куярга белмэгэч,илткэнсен шул Голгенэ... Комсызлык шулай иттерэ, 500 мен генэ аз тоелгач илткэнсен.

Последние комментарии