Гөлнара Тимерҗанова яңа туган баласын күрсәтте (ФОТО)

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова 3 ае тулып килүче кызы Айзифаны күрсәтте.

 Мәгълүм булганча, икенче баласын 39 яшендә тапты ул. Шунысы кызык: улы Иделне дә моннан 15 ел элек Казанның беренче балалар тудыру йортында һәм шушы ук табиб ярдәме белән тапкан була. Туу вакытлары да бер чама: Идел – 8.45 сәгатьтә, ә Айзифа 9.15 сәгатьтә дөньяга аваз сала.
- Кызыбыз Айзифаны бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, бик тәмле вакыты (елмая). Кечкенә булса да, кайвакыт бездән дә акыллы булып тоела. Кызым әтисе белән клипларымны карый, җырларымны тыңлый. Әти-әнисен, абыйсын таный. Үзенчә нидер сөйләмәкче була. Ә менә чит кешене ятсына. Сөйләшергә бик ярата. “Гуа-гуа” кебек авазлар чыгарып, бүлмәсендәге уенчыкларына эндәшә. Өйдә булганда, памперс бөтенләй кидертмим. Урамга, йә булмаса берәр кая барганда гына кидертәм. Минемчә, бала тәне суларга тиеш. Киемнәрен алыштырып торыр өчен әнисе бар ич (елмая). Аллага шөкер, исән-сау, көлә, елмая. Бәхете, тәүфигы гына булсын иде, - диде җырчы.

Әйтергә кирәк, җырчы декрет ялында булуына карамастан, күптән түгел генә узган “Болгар радиосы” II Милли музыкаль премиясендә яшь җырчы Данис Зәйнуллин белән дуэтта башкарган “Ике яр” җыры өчен җиңү яулады. Премиягә лаеклы дип табылган җырның көен Гөлнара үзе, ә сүзләрен бу җиңүне күрергә өлгермичә якты дөньядан китеп барган шагыйрә Раушания Арсланова иҗат иткән була. Әлеге уртак җиңүләре белән без дә чын күңелдән котлыйбыз!

Чыганак: Эльза ГАЗИЗОВА, "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии