Гөлнара Тимерҗановага социаль челтәрдәге дуслары концерт куйдыра

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова ике еллык тәнәфестән соң тамашачылары алдында имтихан тотарга уйлаган. «Пирамида» концертлар залында 30 апрель көнне Гөлнараның концерты булачак.

"Бу концертны оештырырга социаль челтәрдәге дусларым этәрде. Көн саен: «Кайчан концертыгыз була?» – дигән әллә ничә хат алам. Уйладым да тәвәккәлләргә булдым. Беренче концерт түгел, берни дә онытылмаган. Иң кыены шул: кызыбыз кечкенә бит әле. Айзифаны озакка калдырып китәсе килми, аңа гел әни кирәк. Минем эшем булганда, әтисе белән кала. Әмма әтисенә дә эшләргә кирәк, абыйсы укудан бушамый. Шулай да янымда ирем һәм улым кебек көчле ир затлары булганда, барысын да уңышлы гына башкарып чыгарбыз дип уйлыйм", дип белдергән Гөлнара "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии