Гөлнара Зиннәтуллина бакча сезонын көтеп яши

Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллина каты авырудан соң, аягына басты. Әмма күптән түгел генә, начар күзәнәкләр тагын баш күтәргән булган. Бөтен дөньяны аякка бастырып дару эзләгәннәр.

"Аллага шөкер, шул дару белән хәерсез күзәнәкләр кырылып беткән. Июньдә кабат тикшеренергә барам. Бакча сезонын өзелеп көтәм. Өйдә Ренат абыегыз һаман ремонт белән мәшгуль. Бакча сезоны җиткәнче тәрәзәләрне дә алыштырырга исәп. Әкренләп барысы да булыр. Иң мөһиме - сәламәтлек. Бу арада үземә яңадан канатлар үсеп чыккандай булды", дип белдергән Гөлнара ханым "Ирек мәйданы" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.03.2014 12:04:16

Икебертуган абый кем ул,укытучы апай?

18.03.2014 20:30:08

Ходай гомерләр бирсен инде! Терелер өчен бигрәк тырышты. Минем икебертуган абыем да үлем белән озак көрәште, җиңеп чыга бугай инде! Һәммәбезгә дә исәнлек - саулык телим. Бүген әниемнең үлгәненә 10 ел! Кичә генә үлгән кебек. Ходай берегезгә дә авырлыклар күрсәтмәсен!!!!

18.03.2014 16:38:02

"Ирей мәйданы" газетасы.Бу нинди яңа газета тагын ,ә Гөлнара апа өчен бик шат.

Последние комментарии