Гөлназ Асаева Радик Юльякшинга кияүгә чыкмый!

Радик Юльякшин белән Гөлназ Асаева арасындагы имеш-мимешләргә шушы арада, ниһаять, нокта куелды. Егет кызның “сольный” концертына килеп, сәхнәдән “Кияүгә” исемле җыр башкарды. Моны тамашачы тәкъдим дип кабул итте.

Бу турыда матбугат чаралары язып та чыкты.

Womans Day журналы Гөлназ авызыннан: “Без октябрьдән бирле очрашып йөрибез” дигән хәбәр дә җиткерде. Әмма җырчы кыз моны кире кага. “Мин шәхси тормышымны сөйләргә яратмыйм. Октябрьдә Радик Казандагы концертыма килде” дигән сүзләрне журналистлар шулай язган. Хәтта мин “йөрибез” дип тә әйтмәдем. “В каждой шутке доля правды” гына дигән идем. Ә Уфадагы концерт турында сүз барса, Радикның килүе шулай ук сюрприз булды. Чөнки ул: “Иртәгә минем концерт” диде. Бер ялгансыз әйтәм, без Казан концертыннан соң очраша башламадык.

–Чынлыкта сезнең арада ни бар соң?

–Радик белән безне дуслык кына бәйләми. Чәчәкләр, йомшак аюлар бүләк итүенең болай гына булмавын күбесе аңлый торгандыр. Ә кияүгә чыгу темасына килгәндә, мин әлегә бик яшь. 18 яшьтә үк кияүгә чыгып утырмам!

–Ә шулай да эшләр гаилә коруга таба барамы яки бу җиңелчә флиртмы?


–Мин болай гына “флиртовать” итеп йөри торган кыз түгел. Җитди булмаса, вакыт әрәм итеп тә тормыйм.

- Сезнең “егетле-кызлы” булу хәбәрен ишеткәннән соң: “Гөлназны яратып тыңлый идем, хөрмәтем шуның белән бетәр ахры” дигән сүзләр дә ишетелде. Моңа карашың?


- Көтелмәгән хәл түгел. Бу сүзләрне берәр кыз язгандыр дип уйлыйм. Радик өчен бит яшь кызлар үлеп китә. Нишлим инде, яратмасалар-яратмаслар, аның каравы, мин аларны яратам.

–Сине инде күптән Ришат Төхвәтуллин белән “кавыштырып” куйдылар. Бу сүз дә буш урыннан гына чыкмагандыр?

–Әйе, Ришат белән мине күбесе димли. Тик без Ришат белән дуслар гына булып калдык. Мин аның үзен дә, иҗатын да бик хөрмәт итәм.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии