Гөлназ Батталова Төркиядә "Төрекчәвидение" IV халыкара музыка фестивалендә катнаша

Төркиядә "Төрекчәвидение" IV халыкара музыка фестивале башланды. Ул бу илнең иң мәшһүр туристик районы - Денизлидә уза. Чара 14 сентябрь көнне Памуккале бистәсендәге 20 мең кешелек антик театрда гала-тамаша белән төгәлләнәчәк.
Әлеге чарада Татарстанны яшь автор-башкаручы Гөлназ Батталова тәкъдим итә. "Төрекчәвидение" фестиваленең быелгы шигаре –“Бер тел, бер йөрәк”, визуал темасы исә – “Су”.
 
Узган еллардагы чарага Татарстаннан Мәликә, Альбина Апанаева да катнашкан иде.
 
Гөлназ Батталова бүгенге көннең иң популяр вокалистларыннан исәпләнә. Автор-башкаручы буларак танылган бу татар кызы рус, татар, инглиз телләрендә җырлый. Казан мәдәният һәм сәнгать университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институтында уку белән бергә,  Россиянең театр сәнгате университетында да (ГИТИС) белем ала. “Кайда гына булсам да, татар кызы булуымны сиздерми калмыйм”, - ди ул.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.09.2013 11:07:13

Гарифка
Мамыккала тугел, э Мамыккирмэн.
Белмэсэн белдекле булып кыланма.
Унышлар Голназга,
Тореклэрнен Дингезле этэчен алып кайтсын:).

15.09.2013 22:05:17

Харап икән, рус, татар, инглиз телләрендә җырлый.
Төркиягә бара, төрекчә җырламый.Башка төрки телләрдә дә җырларга кирәк. Менә булыр –“Бер тел, бер йөрәк”!

14.09.2013 21:36:03

Памуккале тугел, Мамыккала

14.09.2013 13:19:41

Гөлназ, сеңлем, уңышлар сиңа!

Последние комментарии