Гөлназ Фәйзрахманова 15 000 сум отты! Ире Илнурны кичке ашсыз калдыру үзен аклаган
Бу бәйге турында “Туйлар.ру” инде язган иде. Тавыш бирүдә, бәлки, укучыларыбыз да катнашкандыр. Барыгызга да зур рәхмәт!
“Бар да уеннан гына башланды, - диде “Туйлар.ру” хәбәрчесенә Гөлназ Фәйзрахманова, - Уенга үзем дә кереп киттем, “В контакте”дагы дусларымны да тарттым. Интернетта утырып, ике көн кичке ашсыз калдык, хәтта! (көлә). Пиццага заказ бирергә туры килде. Җиңүемне белгәч, күңелләрем күтәрелде. Көзге ямьcез көннәрне бик урынлы булды бу. Бүләге дә ул кадәр мөһим түгел, бу бәйгедә катнашып дусларым никадәр күп булуын аңладым – шунысы кадерле”.
Гөлназ үзе 2-3нче урыннарга да риза булган үзе. Өмете дә шундый булган. Әмма иң күп тавыш белән баручы кызны бәйгедән төшереп калдырганнар. Оештыручылар әйтүенчә, ул тавышларны ялган юллар белән җыйган ди.
“Туйлар.ру” Гөлназ һәм Айсылуны чын күңелдән котлый!
Комментарии
Гульназ! бРаво минем тавышта узенэ булышкан икэн))))))
Радиода эшлэуче кызлар лутшем да матур икэн..)))
Котлыйбыз, Голназ! Алга таба да бэйгелэрдэ куп тапкырлар жинэргэ язсын!!!
Россия миссларына бер-бер артлы һөҗүм оештырылганына аптыраган идем, бу татар кызларына ни җитми торгандыр, инде тагын аптырыйм. Тыныч кына гаиләңә генә сыенып ятарга бит инде. Юк знаменитость буласылары килә. Хәзер шул откан акчаларына телохранитель ялларга туры килер.
ВАУУУУУУУУ ГОЛНАЗ! ТЫРЫШУЛАР ЮККА ГЫНА БУЛМАГАНКОТЛЫЙМ!!!!!!!! МОЛОДЕЦ!
Айсылу Леронга беренче урынны да биргән булырлар иде,фотога бер генә аягын бот төбенә кадәр шәрәләндереп төшкән шул!