Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар «Болгар радиосы» премиясе сынын югалта язган

Быел Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар дуэты "Сагынасыңмы, саргаясыңмы?" җыры белән «Болгар радиосы» III милли музыкаль премиясенә лаек булды. Бу - Гөлназ белән Илсурның әлегә тәүге премиясе. Тик җырлы гаилә әздән генә шушы бүләкләреннән колак какмаган!

"Премия тапшырылачак көн бик тыгыз булды. Иртүк эштә балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Анда мин Кар кызы булып киендем. Тамаша тәмамлангач, чәч ясатырга, бизәнергә йөгердем, аннары премия тапшыру тантанасына бардык. Дәрәҗәле бүләкне алгач, Кар кызы булып ике җиргә барып килдем. Әле көн моның белән генә бетмәде. Бер бизәнгәч, чәчләрне ясаткач, кулыбызда дәрәҗәле сын да булгач, Яңа ел рухындагы фотосессия ясатырга уйладык. "Болгар радиосы" сынын шунда онытып калдырып өйгә кайтып киткәнбез", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Шәрипҗанова.

Шәрипҗановлар «Болгар радиосы» III милли музыкаль премиясе сынын икенче көнне барып алганнар. "Аллага шөкер, сын урынында тора иде. Бездән башка беркемгә дә кирәкми, күрәсең", - диде Гөлназ.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии