Гөлназ һәм Линара Батталовалар апалы-сеңеллеме?

Татар эстрадасында ике Батталова бар: берсе – "Ямьле" төркеменнән Гөлназ, икенчесе – "Кыю кызлар" төркемендә җырлаучы Линара. Линараны шулай ук җырчы Марат Галимовның тормыш иптәше буларак та беләләр. Бу кызларның икесе дә талантлы, күз явын алырлык чибәр, зифа гәүдәле һәм бер-берсенә бик нык охшаганнар. Гөлназ белән Линара апалы-сеңелле түгел микән соң?

- Линара белән 8-9 ел элек Чаллыда концерт вакытында таныштык. Ул вакытта мин мәктәптә укый идем әле. Аннан соң без мин укырга кергән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында күрештек һәм дуслашып киттек. "Сез апалы-сеңеллеме?" – дип сораучыларга элек: "Юк", – дисәк, хәзер берни дә аңлатып тормыйча гына: "Әйе!" – дип җавап бирәбез. Чыннан да, фамилияләребез дә бертөрле, төс-кыяфәт белән дә охшаш яклар бар. Ул гына да түгел, шушы еллар дәверендә без апалы-сеңел кебек булдык, беребезгә бик якынайдык, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Батталова.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии