Гөлназ Нәүмәтова: "Кыш бабайдан курка идем" (ИНТЕРВЬЮ)

Гөлназ Нәүмәтова К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының иң чибәр һәм иң талантлы кызларының берсе. Яшь булуына да карамастан, үз тамашачысын тапкан, ныклы адымнар белән театр сәнгатендә иҗат итүче артистларыбыздан санала ул.
Күптән түгел генә Гөлназга Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем тапшырылды. Җәһәт әңгәмә барышында артист-кызның егетләргә хас шутлыгы һәм гүзәл туташлар гына ия була алырлык затлыгы да чагылды.
- Узып баручы ел минем өчен шактый уңышлы һәм шатлыклы вакыйгаларга бай булды. “Тантана” театраль премиясенең “Актерлар ансамбле” номинациясендә лауреат исемен яуладык. Данлы К.Тинчурин театрының 80 еллыгын билгеләп уздык. Театр сәнгате тормышында зур вакыйганы шәхсән үземнеке итеп тә кабул иттем. Сәнгатьтәге иҗатымны күреп бәяләделәр, Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирделәр. Бусы инде тормышымда иң күңелле вакыйга булды, киләчәктә тагы да ялкынланып иҗат итәргә стимул бирде. Шәхси тормышка килгәндә, улым Әмирханга биш яшь тулды. Ул да үзенә күрә кечкенә генә юбилей, - дип башлады сүзен артистыбыз.
- Гөлназ, театр репертуарының төп спектакльләрендә исемең шактый күренә...
- Әйе, артист өчен иң мөһиме сәхнә, тамашачы алдына чыгу, төрледән-төрле образ тудыру, алкышлар. Мин Туфан абыйның “Төш” спектаклендә уйнавым белән дә горурланам. Әле менә яңа гына балалар өчен яшь режиссерыбыз Резидә Гарипова итальян әсәре “Чиполлино”ны сәхнәләштерде. Яңа ел тамашаларында шуны күрсәтәбез. Шактый кызыклы сәхнә әсәре килеп чыкты. “Чиполлино”ның мультфильмын телевизордан карап үстек бит без. Әсәрне татар теленә театрның әдәби бүлек мөдире Шамил абый Фәрхетдинов тәрҗемә итте, инсценировкасын уңышлы эшләде. Яшь режиссер белән эшләве дә ничектер яшьләрчә, күңелле килеп чыкты. Төрле милләт балалары карарга килә, нәни тамашачыларыбыз яратып кабул итте. Чөнки мондагы вакыйгалар агышы, музыкаль бизәлеш, тере оркестр, Суган малаеның шутлыгы, үҗәтлеге бала психологиясенә якын. Тамаша барышында балалар белән диалогка да кереп алабыз, матур җырлар башкарабыз. Кыскасы, безнең театрда бәйрәм атмосферасы, Кыш бабай бүләкләр өләшә, бизәлгән чыршы тирәли әйлән-бәйләннәр уза.
- Яңа ел бәйрәмен яратасың ахыры?
- О-о, Яңа ел бәйрәмен балаларга караганда да күбрәк яратам. Бала-чага шикелле тылсым, могҗиза көтәм. Бәйрәм төнендә ниндидер зур шатлык килер кебек тоела миңа. Әле дә хәтерлим, кечкенә чагымда Кыш бабайдан курка идем. Болай кыю кыз да инде мин, нишләп алай булгандыр, хәзер дә шуңа җавап таба алмыйм. Хәтта 6-7 яшь тулгач та, аннан качарга тырыша идем.
- Гадәттә артист халкы бәйрәмнәрдә эшли, бигрәк тә Яңа ел кичендә. Ә синең бәйрәм төне ничегрәк үтә?
- Әлбәттә, гаилә белән уза. Бу бит шау-шулы бәйрәм булса да – гаилә бәйрәме. Бәйрәм төнендә эшләмим, әти-әниләр, балам янында булам. Безнең шундый йола инде ул. Мул табын артында тыныч кына сөйләшеп, үткәннәрне искә төшереп, киләчәккә планнар корып утырабыз.
- Артист халкы сәхнәдә күбрәк күренергә, төрледән-төрле образлар турында гел хыяллана. Син дә бу сыйфатлардан азат түгелсеңдер?
- Ул, чыннан да, шулай. Укыганда ук инде без үзебезне сәхнә йолдызлары, фәкать героиняларны гына уйнап торырбыз дип иҗат тормышыбызны күзалларга яратабыз. Минем Анна Каренина образын башкарасым килә. Миңа лирик героинялар түгел, ә үткен характерлы шәхесләр күбрәк күңелемә якын. Рәхмәт, режиссерларыбыз да миңа шундыйракларын бирәләр. Нык, көчле рухлы хатын-кызларны сәхнәдә гәүдәләндерәсем килә. Анна Каренинаны мин, мәсәлән, көчле мәхәббәт, баласын ярату, җәмгыятькә үз карашы булган образ буларак күрәм. Хискә бай персонажны башкаруы да күпкә кызыклырак бит.
Яңа елдан соң театрыбызда А.Чеховның “Чия бакчасы”н (“Вишневый сад”) куярга әзерләнәләр. Режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин белән Мәдинә Маликованың “Сөембикә” әсәренә утырдык. Анда, Алла боерса, Сөембикәнең сеңлесе Фатыйманы уйнарга җыенам. Спектакльне февраль аенда театр сөючеләребез игътибарына тәкъдим итәрбез дип ниятләп торабыз. Театрда яңа спектакль куелыр алдыннан һәр артист нинди дә булса рольгә өмет итә. Мин дә уйнармынмы икән дип көтәсең инде.
- Театрдан тыш сине нәрсәләр кызыксындыра?
- Үзем актив ял итүне яратам. Әмирхан белән чаңгы, чана шуарга яратабыз. Балага вакытны жәлләмичә сарыф итәргә кирәк, дип саныйм. Чөнки аның әле бик күпне беләсе, байтак сорауларга җавап табасы килә. Балам туганчы келәмнәр чигәргә ярата идем. Гомумән, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Нинди дә булса образ тудырганда, эзләнәсең. Иҗат кешесе булгач, әллә кая китеп булмый инде, тормыштагы башка шөгыльләр барыбер шул тирәдә чуала. Артист булдым да, бетте түгел бит әле. Чын артист булу өчен гомер буе эзләнәсең, тәҗрибә туплыйсың, җырларга, биергә өйрәнәсең, шәхес буларак камиллеккә омтыласың!
 
Интертат.ру
Мөршидә КЫЯМОВА
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии