Гөлназ Сәфәрова нинди китаплар укый?

- Күптән түгел генә Пауло Коэльоның «Вероника решает умереть» китабын укып чыктым. Әлеге авторны мин бик яратып укыйм, бу китабы исә аеруча ошады. Төп героиня Вероника тормыштан туеп, үз‑­үзенә кул салырга уйлый, әмма аның бу гамәле барып чыкмый. Шуннан соң аны психик авырулар хастаханәсенә салалар.

Анда да, күп итеп дару эчеп, үләргә уйлый. Анысы да уңышсыз була. Хастаханәдә берәү кызга, йөрәгеңне бозып бетергәнсең, ун көннән үләсең, ди. Шуны ишеткәч тә, Верониканың тормышка карашы үзгәрә. Хастаханәдә ул бер егеткә гашыйк була. Автор аның хис-кичерешләрен бик оста тасвирлый. Шушы китапны укыгач та мин кайбер әйберләргә икенче күзлектән чыгып карый башладым. Гомумән, миңа шундый психологик яктан тәэсир итә торган китаплар ошый.

Татар язучыларыннан яраткан авторым – Әмирхан Еники. Аның әсәрләрен кайта‑кайта укыйм. Француз язучысы Бальзакның әсәрләренә дә битараф түгелмен.

Хәсән Туфан, Такташ, Маяковский, Марина Цветаева, Анна Ахматова, Пушкин шигырьләрен яратам.

Иң истә калган китабым – Антуан де Сент-Экзюпериның «Маленький принц»ы. Аны мин бөтен кешегә дә укырга киңәш итәр идем, дип белдергән Гөлназ "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.05.2015 23:47:24

Ник Гөлназ Сәфәрованы әледән әле "тартып чыгарасыз"-пиар өченме? Сез аңа дәрәҗә өстәмисез, киресенчә...

05.05.2015 16:32:26

Админ))) Ник сөрттең? Сезул китапларны укып карагыз башта... Алар тыелган китаплар түгел иде.Нәбирәнең яңа татарча термины - урам әдәбияты түгел. Бульварная литератураның кайдан килеп чыкканын беләме икән үзе? Нобель премиясе авторы китабы. Өченче авторга Спилберг 2,5 млн доллар түләгән. Кино төшерү өчен.Икенче автор гына бүгенге пропагандага сыймый. Әмма сугышның чын ветераннары булган безнең әтиләр сорап-сорап та сөйләргә теләмәгәнне бәян иткән, ул сугышның коточкыч трагедия булуын ачып биргән этник урыс Виктор Астафьевка баш иям!!!

Последние комментарии