Гөлназ Сәфәрованың Инстаграм битендә реклама урнаштыру бәясе күпме тора?

Социаль челтәрләрдә еш утыручылар игътибар иткәндер, йолдызларның шәхси битендә реклама күбәйде. Кем кайдадыр маникюр эшләткән, ниндидер кибеттән күлмәк алып кигән, кайсыдыр шиномонтажда тәгәрмәчен алыштырган һ.б. Реклама урнаштырып күпме акча эшлиләр икән?

 Бу сорауны Инстаграмның актив кулланучысы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәровага бирдек.

- Реклама урнаштыру буенча күп язалар. Әмма мин аларның барысына да ризалык бирмим. Башта сайлыйм. Нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен карыйм, сыйфатын беләм, шәп булса, ризалашам. Әйтеп куям, миңа ошардай булмаса, ул хезмәткә, яисә товарга беркайчан да реклама ясамыйм һәм дусларыма да тәкъдим итмим. 

Күп очракта бартер нигезендә килешәбез. Алар миңа маникюр, педикюрны бушка ясый, ә мин бушка реклама урнаштырам. Киемнәр, берәр товар булса, аңа зур ташлама тәкъдим итәләр. Әлбәттә, 30 меңлек концерт күлмәген берсе дә бушка бирми. Кайбер кибетләрдә мин күптәннән киенәм, дизайнерлар белән байтак еллар эшлим, аларны мактап язам икән, ул реклама да түгел, ә мактау гына. Димәк, мин аларның эше белән б-и-и-ик кәнагать. Ул рекламаның “подписчикларга” да файдасы бар бит. Кайчагында “Гөлназ Сәфәрова” дигән пароль әйтеп, 20 процентка арзанрак та түләү мөмкинлеге бар. 

“Бу күлмәгеңне кайдан алдың?”, “Аяк киемең матур, кайсы кибеттә сатыла?” – дигән сораулар күбәйгәч, хәзер фото кую белән, комментарийда бөтен серне ачып салам. Кайчак үзем дә кызык, Инстаграмда карап утырам да, “Вәт матур әйбер бу, кайдан алды микән?” – дип, уйлап куям. Ышанасызмы, юкмы, кайчак чәч резинкамны да кайдан сатып алганымны сорыйлар.

Күпчелек очракта: “Гөлназ, рәхмәт, рекламаның файдасы тиде”, - ди, хезмәт күрсәтүчеләр. Күрәсең, ул арада клиентлары күп була. Нинди дә булса кибет, фирма, кечкенә оешма ачкан дусларым да күп. Аларның кече эшкуарлыкларына нинди дә ярдәм күрсәтү өчен дә реклама ясыйм. Җәл мени? Мин бит аны урнаштырып, бер нәрсә дә югалтмыйм, дип белдергән Гөлназ "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии