Гөлназ Шакирова: "Кияүгә җыенмыйм, иртә әле" (ИНТЕРВЬЮ)

Казан кызы Гөлназ Шакированы күпләр беләдер дә инде. Аның «Мәхәббәтсез булмый дөньяда» һәм Айдар Рәкыйпов исемле яшь җырчы егет белән «Мәхәббәтем» исемле җырлары күп кенә хит-парадларда алдынгы урыннарда тора.

 – Егерме яшьлек Казан кызын бүгенге татар эстрадасы кай ягы белән үзенә тартты икән, Гөлназ? – дип башлыйм сүзне, яшь җырчы редакциябезгә кунакка сугылгач.

– Мин Казанның 155нче татар гимназиясен тәмамладым, биш яшьтән җырлыйм, – дип ягымлы елмая Гөлназ. – Балачакта берничә тапкыр «Йолдызлык» конкурсында җиңү яулаганым булды. Аннан, музыка мәктәбенә йөргәч, фортепиано буенча бәйгеләрдә дә катнаша килдем. Бер сүз белән әйткәндә, музыка дөньясы белән якыннан таныш булып үстем. Былтыр исә «Ягымлы яз» конкурсында дипломлы булдым, җәен «Яңа Гасыр» телеканалында ретро концертым күрсәтелде. Шулай акрын гына үз юлымны салып киләм.

– Монда икенче сорау үзеннән-үзе гаиләңә килеп тоташа инде – әти-әниең сәнгать кешеләре түгелдер бит?

– Әтием-әнием җыр дөньясы кешеләре түгел. Әтием Фәрхат – шәхси эшмәкәр, әнием Гүзәл бүгенгесе көндә лаеклы ялда, өйдә утыра. Миңа җырлау сәләте геннар буенча әбиләрдән күчкәндер дип гөманлыйм. Без үзебез гаиләдә икәү – биш яшькә зуррак Лилия исемле апам бар. Лилия апам да, мин дә музыка мәктәбен тәмамладык. Мин аны бик яратам, менә кияүгә җыена әле, минем бик бирәсем дә килми – өйдә берүзем калам дип кайгырам (көлә).

– Кайгырып утырырга вакытың юк кебек бит – берьюлы ике җирдә белем алырга өлгерәсең?

– Әйе шул: КФУның юридик факультеты белән беррәттән, Мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Ганиева классында белем алам. Сәхнәгә күтәрелергә әти-әнием булышса да, гел аларга гына салынып утырырга җыенмыйм – үзем дә тырышам, һәркайда өлгерергә телим. Былтыр җәен «Болгар» радиосы белән гастрольләргә йөрдем. Үземнең тамашачымны таптым кебек: кешеләр минем иҗатым белән кызыксына, җырларыма актив рәвештә тавыш бирә – шунысы куандыра. Унлап җырым бар, диск туплыйм.

– Әллә шәхси тормышка вакыт та калмыймы?

– Кала!.. Иҗатташ дустым Айдар Рәкыйпов белән безне музыка кавыштырды, бераздан ул мәхәббәт хисләренә дә күчте. Бер еллап очрашабыз. Алай да кияүгә җыенмыйм, иртә әле! (Көлә.) Әмма кияүгә чыккан очракта да, үземне өйдә генә утырган кеше итеп күз алдыма китермим. Хатын-кызның яраткан шөгыле булырга тиеш. Өйдә утырган хатын-кыз иренә дә кызыксызга әверелә.

– Иҗатта яңа гына үз сукмагыңны булдырып килгән яшь җырчы буларак, көндәшлек куркытмыймы – анда бит җырчылар үзләре бер армия...

– Президент кына берәү була, калган һөнәр ияләренең саны күп яки аз була алмый дип саныйм. Алты йөз җырчымы, җиде йөзме – һәркем үзен эзләргә хокуклы. Мин дә үземне әлеге җырчылар арасында индивидуаль кеше дип саныйм. Кемнедер кабатлап, образ эзләп тә интекмим. Эчке дөньям нинди – сәхнәдә дә шундыймын. Сикереп йөрү, кыска итәкләр, тирән декольтелар кию миңа хас түгел – аңа тәрбиям дә хәер-фатихасын бирми. Мәгънәле җыр, матур кием-салым, үзем булып калу – минем максатым.

– Индивидуальлек, дидең. Эчке дөньяңдагы нинди сыйфатлар Гөлназ Шакированы башкалардан аерып тора?

– Йолдызлык буенча маймыл елында туганмын. Шуклыгым да юк түгел, бөтен сыйфатларны бергә кушып әйтсәм – йомшак күңелле маймыл мин!


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Чыганак.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии