Гөлназ Сираева: “Әни буласым килә!” (ЭЧКЕРСЕЗ ӘҢГӘМӘ)

Күптән түгел Гөлназ Сираеваның яңа клибының премьерасы булды. Җырчы аны үзе дә зур түземсезлек белән көткән, чөнки соңгы өч елда ул иҗаттан китеп торган иде. Бу шәхси тормышындагы сәбәпләргә бәйле булган.

- Иҗаттан китеп алуыгызга куркыныч әйберләр сәбәпче түгелдер бит? Әллә әни булырга әзерләнәсезме?

 – Минем бала алып кайтмавым турындагы сорауларны инде төрле яктан яудыралар. «Тормышта, гаиләдә нинди яңалыклар бар?” – дип сорыйлар танышлар да. Инде ничә мәртәбә иҗатым белән кызыксынучылар: “Кайтабыз да китәбез шул” клибында төшкән балалар сезнекеме?” - дип сорыйлар. Кешенең мине күргәч, башка сорау биргәне юк. “Синең бит ике кызың бар”, - дип әйтүчеләр дә бар. Тамашачы клипта нәрсә күрә, аны артистның тормышыннан алынып төшерелгән дип уйлый. Дөрес, мин үзем дә клипларымны шулай төшерәм. “Минем өчен тугансың бит”, “Әткәйле балачагым” клиплары моңа ачык мисал. “Бала алып кайтырга уйламыйсызмы?” - дип сораучылар күңелгә бик тия. Мин аны тышка чыгармасам да, эчтән җаныма бик авыр. Бала булмау ул бит миннән генә тормый. Кайчан бирәсен Аллаһы Тәгалә хәл итә.

- Сәламәтлегезне ныгытыр өчен ниләр эшләдегез? Тикшерүләр узмый калмагансыздыр?

- Әлбәттә, тикшерүләр уздым. Иң яхшы гинекологларга йөрдем. Ике ел буе төрле дарулар эчәргә туры килде. Әмма аларның нәтиҗәсе күренмәде. Начар диагноз да куймадылар, бала таба алмыйсың дип әйтүче дә булмады. Шулай ук параллель рәвештә йогага йөри башлаган идем. 2 елдан артык инде мин аның белән шөгыльләнеп киләм. Кайбер кешеләр йогага ябыгыр өчен йөри, “модно” булганга шөгыльләнүчеләр дә бар. Минем өчен йога мода түгел, ә организмны дәвалау. Өч ел элек миңа 32 яшь иде, ә хәзер 35 яшь. Әлбәттә, яшь бара. Ничек тә булса, әни буласым килә. Мин моны яшермим. Кайберәүләр, аборт ясаткандыр, шуңа бала алып кайта алмый инде, дип гайбәт тараталар икән. Ипи тотып ант итә алам: минем үз гомеремдә андый адымга барганым булмады. Бу бит бала үтерү дигән сүз!

- Сез үзегезне “карьеристка” дип әйтер идегезме?

- Юк! Безнең татар эстрадасында икешәр-өчәр бала үстереп, иҗатларын бергә алып баручылар шактый. Беренчедән, бала карьера ясарга комачауламый. Икенчедән, минем алда гаилә яки карьера сайлау мөмкинлеге куелган булса, мин, һичшиксез, гаиләне сайлаган булыр идем. Өшкерүче әбиләргә дә күп йөрдем. Юк, булмас, димиләр, алар да мине өметләндерәләр. “Син бит яшь, бала табарсың, әле сиңа иртә”, – диләр. Алар бу сүзләре белән мине бераз гаҗәпләндерәләр, әлбәттә. Чөнки 35 яшьтә бала алып кайту иртә дип әйтмәс идем мин. Астрологларга да мөрәҗәгать иткәнем булды. Алар 40 яки 40 яшьтән соң әни булуымны билгеләделәр. Миннән торса, өчне дә, дүртне дә табар идем. Чөнки хатын-кыз бу тормышка ана булыр өчен туа бит. Шул яшемә җитеп, бер бала таба алсам, мин бик бәхетле ана булыр идем.

 

 

- Тормыш иптәшегез Алмаз да борчыла торгандыр?

- Борчыла, әлбәттә. Миннән тормаганын да аңлый. Үзем балаларны бик яратам. Аны бөтен туганнар да белә. Бала булган җиргә килсәм, алар минем өстән төшмиләр. Алар белән уйныйм, шаярам, сөйләшәм. Чын күңелдән яратам аларны. Кемгәдер балалар белән сөйләшеп, уйнап утыру ирендерә бит. Ә миңа, киресенчә, алар белән сөйләшеп утыру кызык һәм ошый. Бер ай элек кенә кызык хәл булды. Менә шулай балалар белән качышлы уйнадык-уйнадык та, бер белмәгән бала миңа: “Әни, әйдә, эзләргә киттек”, – диде. Миңа инде чит балалар да “әни” дип эндәшәләр. Ә бер туганыбызның баласы: “Пока, әни”, – дип ялгыш ычкындырды. Ул бик үк кечкенә бала түгел, аңлый торган. “Ой, мин әни дип ялгыш әйттем”, – дип әйтеп куйды аннары.

- Ә чит баланы тәрбиягә алыр идегезме?

- Бу хакта ирем Алмазның да әйткәне булды. Ул каршы түгел. Алган баланың сәламәтлеге ничегрәк булыр дип куркам. Чөнки белеп булмый. Аннары барыбер үзебезнең бала туар, дип өметләнәм бит инде. Ятим балалар йортыннан бала алып, үзебезнеке дә туса, шул ике баланы бертигез дәрәҗәдә ярата алырмын микән, дигән сорау туа миндә. 40 яшьтән узып та, бала алып кайта алмасам, без, һичшиксез, “чит бала”ны алып тәрбияләргә риза булырбыз мөгаен. Ирем белән 11 ел бергә гомер итеп, балабыз булмау – безгә җибәрелгән зур сынау. Үз башыннан кичергән кеше генә моны аңлый торгандыр. Укучылар, тамашачылар арасында да мондый хәлгә юлыкканнар булмады микән? Уңай хәл итә алучылар да бардыр? Бәлки алар миңа үзләренең ысулларын тәкъдим итәрләр.

- Аның өчен укучылар сезгә турыдан-туры язарга тиеш булалар инде?

- Әйе, аның өчен социаль челтәрләрдәге махсус битләремә язып җибәрә алалар. Анда язу өчен битләрем ачык. Мин һәрбер язган кешемә җавап биреп барырга тырышам. Язалар икән, димәк, аларга минем иҗатым ошый. Рәхмәт барысына да! Хәзер хастаханәләргә дә бик еш йөрмәгәч, иҗатка вакытым күбрәк кала. 

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
24.03.2015 17:51:21

Кешене алай намазга басарга кыстарга ярамый.Мин бер хатын-кызны белэм.Ул дин юлында,намаз да укый.Асрамага бала да алдылар.Лэкин... Э Голназ намазга баскач,сэхнэдэ ничек йорер сон?Нишлисен бит,намаз укып кына бала табып булмый шул.

23.03.2015 23:00:42

Зохрэ, апа может анарда бозымдыр.Бозым да бит кеше тормышын ,язмышын боза ала.Корьэндэ дэ бит,сихер,бозымнар бар диелгэн.Эйе,килешэм.Курэзэчелэргэ йорергэ ярамый,ну аларнын да кайчакта ярдэмнэре тия бит.Ходай бит кайбер кешегэ дар бирэ,кешелэрне дэваларга итд.Сихерен чыгармаган кеше бит улеп тэ китэргэ момкин.Безнен заманда эллэ нилэр бар,Алла сакласын.Ботен кешенен фотолары ачык соц.сетьтэ.Пожалуйста алда яратмаган ,курэлмаган кешегэ бозым яса,мин алып барган хатынга Мари эбие соц.сетьтэн фотонны алып ясаганнар диде.Алла скласын,сойлэп кенэ бетермим.Ярамый.

19.03.2015 20:56:03

Голназ ханым, сезгэ бер генэ кинэшем бар. Бу жирне хэм куклэрне яратучы бер Аллахка ялварыгыз. Намазга басыгыз, сэждэлэрдэ дога кылыгыз.Галактикаларны,бихисап хайваннарны, божэклэрне, усемлеклэрне яраткан Аллахка, сезнен карнынызда баланы ярату жинел. Лэкин сез намазга басып сорагыз. Коръэн китабын ачыгыз, Аллах кушканча яшэгез, хэм курерсез, Аллах мул итеп балалар бирер сезгэ.

19.03.2015 20:18:17

Синдэ бозым наверно сенелем.Ике дус кызымны Мари эбиенэ алып бардым.Бэбигэ уздылар.Мари эбиенэ оч тапкыр барасы,ипи,су алып барырга.Мунча да учак ягып карый,ошкерэ.Кирэксэ тел.бирэм,лично узенэ.Юарсан укенмэссен.

07.03.2015 15:31:44

Изгелек кыл,ятим берэр баланы ал.Ботен кунел жылыгызны биреп яратып тэрбиялэгез.

06.03.2015 09:40:47

Безнен эштэге кыз икенче кешегэ кияугэ чыгуга ук бала алып кайтты. Башта гел аны гаеплэгэннэр иде. Эгэр дэ ирегез белэн монэсэбэтлэр яхшы икэн, бер-берегезне яратасыз икэн сабыр гына котэргэ хэм медицинанын ботен булган момкинлеген файдаланып Ходайдан сорарга...

05.03.2015 11:45:10

Дорестэн дэ, бу ходай сынавыдыр. Купме торып та булмагач кайгырдым мин дэ. Эгэр ирем мина авыр суз эйтсэ мин аннан китэргэ эзер идем... Эти булсын дип... Ул мине киресенчэ юата иде. Бала алырбыз дип. Эгэр дэ ул мине рэнжеткэн булса, ходай аннары аны рэнжетер иде. Тик без коттек. Мина да гел торттерделэр. Каенанадан сон ботенлэй борчыла идем. Менэ хэзер бала булды,тик ана да кунелдэ тоер калды. Шул вакытта ул торттермэгэн булса ана карата икенче булыр идем. Укытучы дорес эйтэ. Мин анын ботен сузе белэн килешэм.

05.03.2015 00:16:40

Астрологларга, төрле күрәзәчеләргә йөрү ислам дине буенча тыела. Киләчәкне Аллаһы Тәгалә генә белә. Һәр кеше бу дөньяга Аллаһ әмере буенча туа. Бала юк икән, димәк, монда без белмәгән ниндидер хикмәт бар. Бәлки, әлегә шулай хәерледер...
Шулай да, Аллаһы Тәгалә сораганны, дога кылганны ярата. Гөселләнеп, тәһарәтләнеп тәнне капларлык кием киеп, башыңа яулык ябып сәҗдәгә кит тә, елый-елый Аллаһтан сора. Аллаһ кушмаса, беркем дә бирә алмый ул баланы.
Көннәрдән бер көнне Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәләм янына бер кеше килә дә: "Хатыным белән фәлән ел торабыз - балабыз юк, нишләргә икән?" - дип сорый. Пәйгамбәребез гәләйһиссәләм аңа: "Тәүбә-истигъфар кылыгыз, гөнаһларыгыз өчен Аллаһтан гафу сорагыз" - дип җавап бирә.

04.03.2015 12:34:59

Гөлназ ханым,борчылмагыз.!Сезгә һичшиксез Аллахы Тәгалә бу бәхетне насыйп итәр,димәк вакыты җитмәгән.

04.03.2015 09:07:51

эко кулланып карарга тэкъдим итэм,бусы бер. э бэлкем гаеп ирегездэдер,ул да тикшеренулэр утсен.гел хатын-кыз гына виновный булмый бала юклыкта.кайчак бергэ бала алып кайталмаган парлар икенчелэр белэн кушылгач эти-эни булу бэхетенэ ирешэ.

03.03.2015 19:00:04

Голназ! Мин дэ синен хэлдэ идем. Аборт та ясатмадым. Тэртипле чыктым. Яшьтэшлэр без. Мин центр пл.семьида эко ясатып быел эни булдым. Анда бушка булгач ышанмаган идем. Барып чыгар дип.

Кешенең теле тик тормый шул инде. Гел шул бер сорауны бирәләр. Ходай ни язган бит. Булмаса да, бер нишләтә алмыйсың. Мин үзем икенче баламны 38 дә алып кайттым. Әле Гөлназның вакыты бар, булыр, алла боерса. Йөрәк ярасына кагылганчы уйланырга кирәк башта. Гөлназ, укыганда, иң акыллы, тәрбияле бала булды. Тегеләй - болай йөргәннәр әллә кайчан алып кайталар алар. Ә тәрбияле баланы ходай ни өчендер сыный.

03.03.2015 12:28:28

Хэрбер хатын-кыз доньяга эни булырга туа. Кызганыч лэкин ботен хатын -кыз да бэби алып кайта алмый шул,бэлки бу сынау гына дыр,Голназ Ходайдан вакыт житкэч син дэ аллабирса бэби алып кайтырсын эле! Борчылма. Мин узем иртэ кияугэ чыктым 19 яшемдэ 21 яшьтэ кыз бала алып кайттым. Хэзер кызыма инде 6 яшь туа,э бэби алып кайтырга телим , булмый гына бит. Врачлар да барсыда яхшы дилэр.Алла бирса булыр эле .

Последние комментарии